Сишәмбе, 08.07.2025, 02:05
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10645
Статистика

Онлайн барлыгы: 2
Кунаклар: 2
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы «Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе сайтының (https://tkoek.ucoz.ru) Интернет челтәрен гизә башлавына унөч ел булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1142 | Өстәде: admin | Дата: 05.07.2024

2024 нче елның 28 нче июнендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды. Мәктәпне биш укучы тәмамлады. Аларның шатлыгын уртаклашу өчен тантанага белем һәм тәрбия биргән укытучылары, әниләре һәм әбиләре килде.

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы чыгарылыш сыйныф укучыларын истәлекле көннәре белән ихлас котлый. Тормыш юлында үз урыннарын табуларын тели. Аларга армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, хәерле юллар!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1113 | Өстәде: admin | Дата: 28.06.2024

2024 нче елның 25 нче июнендә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамиль Шамил улы Әтнә районы башкарма комитеты Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 954 | Өстәде: admin | Дата: 27.06.2024

Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре!

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән тәбрикли.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына шатлык-сөенечләр, зурдан-зур уңышлар, бәхет, дәүләт имтиханнарын бик яхшы билгеләргә биреп, теләгән уку йортларына керүләрен тели.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1306 | Өстәде: admin | Дата: 25.05.2024

2024 нче елның 22 нче маенда Әтнә муниципаль районы башкарма комитеты, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, Бөтендөнья татар конгрессының Әтнә район җирле бүлеге, «ТАТМЕДИА» АҖ «Әтнә таңы» газетасы редакциясе, Әтнә районы «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы тарафыннан уздырылган «Казан арты – Әтнә төбәге» IV районкүләм бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бәйгедә катнашкан мәктәбебез укучылары Рәхмәтуллина З. 2 нче дәрәҗә (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы), Шакиров М. 3 нче дәрәҗә (җитәкчесе Абдуллина Гөлназ Газиз кызы), Шакирова Р. 3 нче дәрәҗә лауреат (җитәкчесе Шакирова Венера Илгизәр кызы) исеменә лаек булдылар. Шулай ук мәктәбебез «Актив катнашучы» Дипломы белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 859 | Өстәде: admin | Дата: 23.05.2024

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан, 2024 нче елның 8 нче маенда Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг булды. Анда тыл ветераннары чакырылды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Җиңү көненә багышлап чыгыш ясадылар. Митинг сугыш елларында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә венок кую белән тәмамланды.


Сугыш елларында һәлак булучыларны искә алу чаралары бүген Югары Көек, Яңа Шимбер һәм Иске Шимбер авылларында да узды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 925 | Өстәде: admin | Дата: 08.05.2024

2024 нче ел – Россиядә гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә – тормышның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. 3 нче май көнне Түбән Көек мәктәбендә 5 нче сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре белән үткән «Гаиләм – җылы кояшым» дип аталган чарада нәкъ менә шундый күркәм сыйфатлары булган гаиләләр катнашты. «Гаилә ядкарьләре», «Уеннан-уймак», «Файдалы киңәш», «Гаҗәпләндерик әле», «Матур теләкләр» номинацияләрендә чыгыш ясап, гаиләләр үзләренең иң олы таяныч, иң ышанычлы сыеныр урын булуын тагын бер кат расладылар. Чараны 5 нче сыйныф җитәкчесе Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы әзерләп үткәрде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 821 | Өстәде: admin | Дата: 04.05.2024

2024 нче елның 26 нчы апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Габдулла Тукай туган көненә карата башлангыч сыйныфларда шигырь бәйрәме, урта сыйныфлар белән «Тамчы–шоу» уздырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 640 | Өстәде: admin | Дата: 26.04.2024

17 нче апрель көнне Украинадагы махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан егетебез Заһидуллин Илфир Фаршат улы укучылар белән очрашуга килде. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, солдатларның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген аңлатты. Чара ватанпәрвәрлек рухында узды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 935 | Өстәде: admin | Дата: 18.04.2024

2024 нче елның 6 нчы мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе базасында узган «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабында «Тамчы» бию коллективы «Хореография» номинациясендә 2 нче дәрәҗә дипломант булды (җитәкчеләре Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы, Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы). 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 727 | Өстәде: admin | Дата: 10.03.2024

2024 нче елның 6 нчы мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе базасында узган «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабында Рәхмәтуллиннар гаиләсе «Гаилә династиясе осталары» номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат булды (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 749 | Өстәде: admin | Дата: 10.03.2024

2024 нче елның 6 нчы мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе базасында узган «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабында укучыбыз Кадыйрова «Нәфис сүз» номинациясендә (өлкән группа) 2 нче дәрәҗә лауреат булды (җитәкчесе Хлопушин Рәдис Радик улы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 823 | Өстәде: admin | Дата: 10.03.2024

Патриотик айлык кысаларында мәктәп күләмендә малайлар арасында үткәрелгән чаңгы ярышында Гыймранов Н. җиңү яулады. Мөхәмәтгалиев Ф. һәм Гыймранов А. 2 нче һәм 3 нче урыннарны алдылар.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 774 | Өстәде: admin | Дата: 02.03.2024

1 2 3 4 5 »
Эзләү
Календарь
«  Июль 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[25.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучылары проект эшләре якладылар
[23.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә төгәл фәннәр атналыгы дәвам итә
[15.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында кубок алды
[24.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Казанда «IT-чемпион» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр
[28.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Без бергә» фестивалендә I дәрәҗә дипломант булдылар
[30.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Татар әдәбияты буенча район олимпиадасында укучыбыз җиңүче булды
[01.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагере ачылды
[16.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ачык тәрбия сәгате үткәрелде
[05.08.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе шау чәчәккә күмелде
[27.09.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә интеллектуаль уен-бәйге үткәрелде
[08.02.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Россия фәне көне билгеләп үтелде
[02.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз чаңгы ярышында катнаштылар
[16.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
16 нчы июнь «Спорт көне» исеме астында узды