Җомга, 11.07.2025, 13:37
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10653
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2024 нче елны Россиядә Гаилә елы дип игълан итү уңаеннан 2 нче сыйныфта «Гаиләм учагы» дип исемләнгән чара узды. Ул әниләр һәм балалар катнашында уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 332 | Өстәде: admin | Дата: 07.02.2024

2024 нче елны Россиядә Гаилә елы дип игълан итү уңаеннан 1 нче сыйныфта «Гаилә бәхете – балада» исемле чара узды. Ул әни һәм бала катнашында уеннар, җырлар белән үрелеп барды. Чара азагында «Бәхетле гаилә» нигезе төзелде. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 366 | Өстәде: admin | Дата: 03.02.2024

2024 нче елның 30 нчы гыйнварында Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты «Ашыт» дәүләт сакланышы белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Хурамшина Талия Тәлгат кызы укучылар белән очрашуга килделәр. Алар укучыларга «Ашыт» заказнигы һәм анда яшәүче хайваннар турында сөйләделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 318 | Өстәде: admin | Дата: 30.01.2024

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә иминлек һәм бәхет белән тулы көннәр, эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар теләп кала.


Яңа 2024 нче ел барыгызга да бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, яңалыклар алып килсен! Юлларыгыз һәрвакыт уң, уй-хыялларыгыз якты, сәламәтлегегез корычтай нык булсын! Яңа ел кичендә теләгән барлык теләкләрегез кабул булсын!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 633 | Өстәде: admin | Дата: 28.12.2023

2023 нче елның 21-22 нче декабрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең инглиз теле укытучысы Хлопушин Рәдис Радик улы «Ел укытучысы – 2024» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында катнашты. Ул ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәтте. Укытучыбыз уңышлы чыгыш ясады, «Классный мастер-класс» номинациясендә җиңүче булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз! 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 475 | Өстәде: admin | Дата: 26.12.2023

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Шакирова Р., республикакүләм фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗади эшләр конференциясенең «Минем кечкенә Ватаным» бүлегендә, икенче урынга лаек булды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 537 | Өстәде: admin | Дата: 19.12.2023

Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан «Мин һәм Кызыл китап» исеме астында үткәрелгән балалар эшләнмәләре конкурсының муниципаль этабында мәктәбебез укучысы Рәхмәтуллина 2 нче урын яулады.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 458 | Өстәде: admin | Дата: 19.12.2023

2023 нче елның 18 нче декабрендә Казан шәһәренең IT-парк бинасында «Белем җәүһәрләре – 2023» бәйгесенең финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Тантананың программасында IT-парк буенча экскурсия, IT-белгечләрнең файдалы чыгышлары да бар иде. 
«Белем җәүһәрләре» XIV Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенең «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе платформасында иң яхшы белем бирү учреждениесе сайты» номинациясендә уңышлы катнашкан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең рәсми сайты (https://edu.tatar.ru/atnya/n-kuyuk/sch) 2 нче урын алды, мәктәп директоры Кадимова Сөмбел Мулланур кызы диплом белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 460 | Өстәде: admin | Дата: 18.12.2023

2023 нче елның 18 нче декабрендә Казан шәһәренең IT-парк бинасында «Белем җәүһәрләре – 2023» бәйгесенең финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Тантананың программасында IT-парк буенча экскурсия, IT-белгечләрнең файдалы чыгышлары да бар иде. 
«Белем җәүһәрләре» XIV Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенең «Мәгариф, фән һәм милли тәрбия өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр шәхси интернет-проект» номинациясендә уңышлы катнашкан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты (https://tkoek.ucoz.ru) 3 нче урын алды, мәктәп коллективы диплом белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 444 | Өстәде: admin | Дата: 18.12.2023

2023 нче елның 18 нче декабрендә «Укытучылар һәм остазлар елы»на йомгак ясау уңаеннан, лаеклы ялда булган укытучылар белән очрашу кичәсе үткәрдек. Үткәндә калган хатирәләрне яңарту, мул табын артында әңгәмә кору, бию, җырлап алу, уеннар уйнау һәркемнең күңелендә истәлек булып сакланыр. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 470 | Өстәде: admin | Дата: 18.12.2023

2023 нче елның 15 нче декабрендә «Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексында XVIII Спартакиада кысасында милли көрәш буенча бәйге узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Мөхәммәтгалиев Б. 2 нче урынны яулады. Командалар арасында укучыларыбыз 4 нче урында. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 349 | Өстәде: admin | Дата: 16.12.2023

2023 нче елның 14 нче декабрендә 5 нче сыйныфта рус теленнән ачык дәрес күрсәтелде. Дәреснең темасы: «Лексикология» бүлеген кабатлау». Укытучы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 303 | Өстәде: admin | Дата: 15.12.2023

2023 нче елның 13 нче декабрендә 2 нче сыйныфта әдәби укудан ачык дәрес күрсәтелде. Дәреснең темасы: Габдулла Тукай «Эш беткәч, уйнарга ярый». Укытучы Шакирова Венера Илгизәр кызы. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 296 | Өстәде: admin | Дата: 13.12.2023

« 1 2 3 4 5 »
Эзләү
Календарь
«  Июль 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[09.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз театр бәйгесенең җиңүчесе булдылар
[05.07.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка тугыз яшь тулды
[25.08.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды
[21.02.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Үз уеным» исемле чара үткәрелде
[16.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ачык тәрбия сәгате үткәрелде
[25.11.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» бәйгесендә җиңү яулады
[03.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә җәйге ял лагере тантаналы ачылды
[29.01.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
«Кар фантазиясе – 2020» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды
[20.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез китапханәсендә күргәзмә куелды
[21.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Әхлаклылык көне» узды
[11.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагере: 9 нчы көн
[03.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
3 нче июнь «Мин – дизайнер» исеме астында узды
[17.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
3 нче сыйныф укучылары алдынгы комбайнчы белән очраштылар