Сишәмбе, 24.06.2025, 13:01
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10618
Статистика

Онлайн барлыгы: 4
Кунаклар: 4
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Патриотик айлык кысаларында мәктәп күләмендә кызлар арасында үткәрелгән чаңгы ярышында Әхмәдуллина җиңү яулады. Рәхмәтуллина һәм Габдрахманова 2 нче һәм 3 нче урыннарны алдылар.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 588 | Өстәде: admin | Дата: 02.03.2024

1 нче март көнне мәктәбебездә 1 нче сыйныф укучысы Владимирның зур бәйрәме – Әлифба белән саубуллашу кичәсе узды. Вова ярты ел эчендә матур итеп укырга, язарга, җырларга, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә өйрәнде. Бәйрәмдә дә сынатмады ул. Әнисе дә сөенеп утырды. Вова өчен мәңге онытылмаслык чын бәйрәм булды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 546 | Өстәде: admin | Дата: 02.03.2024

2024 нче елның 29 нчы февралендә Гомәр Мәрдәнов исемендәге театраль фестиваль кысаларында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә эшләп килгән «Тамчы» иҗат берләшмәсенә йөрүче укучыларыбыз Галимҗан Гыйльманов пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Минем исемем – Бүрек» спектаклен күрсәтте.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 557 | Өстәде: admin | Дата: 29.02.2024

Түбән Көек мәктәбендә озак еллар профсоюз комитеты рәисе булып эшләгән ветеран укытучы Хәбибуллин Шамил Вәли улын 70 яшьлек юбилее белән котладык.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 514 | Өстәде: admin | Дата: 28.02.2024

2024 нче елның 24 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Аҗаган – 2024» хәрби-спорт уены үткәрелде. «Динамит», «Гром» һәм «Молния» командалары көч сынашты. Ярыш «Динамит» командасы җиңүе белән тәмамланды. «Молния» һәм «Гром» командалары 2 нче һәм 3 нче урыннарны алдылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 476 | Өстәде: admin | Дата: 24.02.2024

2024 нче елның 20 нче февралендә Патриотик айлык уңаеннан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән «Күңелле стартлар» үтте. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 445 | Өстәде: admin | Дата: 21.02.2024

2024 нче елның 19 нчы февралендә Гаилә елы уңаеннан 3 нче сыйныфта «Гаилә – җылы учак» дип исемләнгән чара узды. Чарада балалар җырладылыр, биеделәр һәм әти-әниләр белән бергәләп төрле бәйгеләрдә катнаштылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 532 | Өстәде: admin | Дата: 19.02.2024

16 нчы февраль көнне Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 4-7 нче сыйныф укучылары «Без киләчәкне сайлыйбыз» дигән темалы парламент дәресендә булдылар. Әлеге дәрестә укучылар Конституция, закон, парламент, сайлау хокукы төшенчәләрен ныграк өйрәнделәр. Дәүләт парламенты төзелеше белән таныштылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 390 | Өстәде: admin | Дата: 16.02.2024

9 нчы февраль көнне Теләче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы үтте. Әлеге бәйгедә Әтнә, Арча, Кукмара, Теләче, Биектау, Балтач районының муниципаль этапларында җиңү яулаган татар теле һәм әдәбияты укытучылары дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Әтнә районы данын Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы яклады. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 416 | Өстәде: admin | Дата: 13.02.2024

2024 нче елның 9 нчы февралендә Гаилә елы уңаеннан 7 нче сыйныфта «Безнең йорт – тату гаилә» дип исемләнгән чара узды. Чарада балалар һәм әниләр төрле интеллектуаль уеннарда көч сынаштылар. Һәр гаилә үзенең йорт макетын төзеде. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 347 | Өстәде: admin | Дата: 12.02.2024

15 нче февраль көнне Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 35 ел була. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамил Шамил улы 5-6 нчы классларга Әфган сугышы турында тарихи әңгәмә уздырды. Гайнуллин абыйсы Гайнуллин Ильяс Салихҗан улының, Габдрахманова бабайсы, абыйсы Зарипов Эдуард, Әсхәт Әсәт улларының, Мөхәммәтгалиев Б. күршесе Кәбиров Ленар Наил улының Әфганчы–солдат булулары белән икеләтә горурлык хисе кичерделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 362 | Өстәде: admin | Дата: 12.02.2024

2024 нче елның 10 нчы февралендә Әтнәдә «Татарстан чаңгы юлы – 2024» республика чаңгы узышына багышланган район массакүләм чаңгы ярышлары узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Әхмәдуллина 3 нче урын яулады.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 379 | Өстәде: admin | Дата: 12.02.2024

2024 нче елның 10 нчы февралендә Әтнәдә «Татарстан чаңгы юлы – 2024» республика чаңгы узышына багышланган район массакүләм чаңгы ярышлары узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе пешекчесе Габдрахманова Алсу Эдуарт кызы 3 нче урын яулады.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 359 | Өстәде: admin | Дата: 12.02.2024

« 1 2 3 4 5 »
Эзләү
Календарь
«  Июнь 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[26.10.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Мәктәп китапханәсе көне» билгеләп үтелде
[12.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Россия көне билгеләп үтелде
[02.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфлар стена газетасы чыгардылар
[14.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Рус теле буенча район олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды
[27.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» кышкы ял лагере: 2 нче көн
[26.06.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды
[23.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбыз Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде
[25.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Әтнә таңы» газетасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр
[09.08.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды
[09.10.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәче Шәрәфиева Гөлфиягә Мактау кәгазе тапшырылды
[02.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә язучы Әмирхан Еникинең туган көне билгеләп үтелде
[10.09.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә спорт чаралары узды
[08.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз хоккей ярышында 3 нче урынны яуладылар