|
Соң булса да уң булсын, диләр безнең якта. Соңрак булса да, Нәүрүз бәйрәме үткәрдек әле 3 нче апрельдә мәктәбебездә. Яз да соңара, әллә безнең каршы алуны көтәме? Ул табигатьтә яз башлану көне. Элгәре заманнардан әби-бабаларыбыз бу бәйрәмне зурлап каршы алганнар. Нәүрүз ул – Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. 21 нче март – язның көн белән төн тигезләшкән көне. Бу көнне кызлар һәм малайлар өйдән-өйгә кереп, хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар. 5 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе – Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы), технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы һәм сәнгать йорты хезмәткәрләре белән әзерләгән бу чара чын мәгънәдә дуслык, шатлык бәйрәменә әйләнде. Матур җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, биелде, төрле уеннар уйналды. Ә бәйрәмебез ахырында учактагы казанда пешкән ботка, майлы коймак һәм кайнар чәй белән сыйландык. Тәмле булды! |
Нәүрүз бәйрәменә кагылышлы башка фотолар... (Яндекс.Диск)
Нәүрүз бәйрәменә кагылышлы башка фотолар... |