|
2020 нче елның 15 нче августында бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган Фазылҗанова Зәйтүнә Фазылҗан кызы 95 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә.
«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне гомер бәйрәмегез белән ихлас күңелдән кайнар котлый. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек тели.
|
Гомер дигәннәре кемгә озын,
Кемнәргәдер кыска бирелә,
Һәрбересе бәхет-шатлыклардан,
Кайгы-сагышлардан үрелә.
Туган көнегез – юбилеегыз белән,
Чын күңелдән сезне котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Сезгә булган чиксез хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар зур бәхетләр,
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Хәзерге вакытта Мамадыш районында гомер итүче Зәйтүнә апага Түбән Көек авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтгалиев Фәргат Тәлгат улы һәм ветераннар советы рәисе Җиһаншин Гомәр Нурмөхәмәт улы Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән котлаулар ирештерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Үткәндә калдылар...
1943 ел. 9 гыйнвар
Зәйтүнә апа алдагы рәттә сулдан беренче
1947 ел. 18 гыйнвар
Зәйтүнә апа алдагы рәттә сулдан беренче
1949 ел. 20 апрель
1951 ел. 1 гыйнвар
1957 ел
1969 ел. Май
1970-71 нче уку елы. 1, 3 класслар
1975 ел. 1-3 класслар
1977 ел. 2 класс
1978 ел. 1-3 класслар
1979 ел. 7 сентябрь. 2 класс
2009 ел. 23 май
2015 ел. 15 август
2018 ел. 1 октябрь |