Сишәмбе, 19.03.2024, 06:27
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9400
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы «Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе сайтының (https://tkoek.ucoz.ru) Интернет челтәрен гизә башлавына унбер ел булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1027 | Өстәде: admin | Дата: 05.07.2022

2022 нче елның 30 нчы июнендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды. Мәктәпне сигез укучы тәмамлады. Аларның шатлыгын уртаклашу өчен тантанага белем һәм тәрбия биргән укытучылары, әти-әниләре килде.

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы чыгарылыш сыйныф укучыларын истәлекле көннәре белән ихлас котлый. Тормыш юлында үз урыннарын табуларын тели. Аларга армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, хәерле юллар!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 583 | Өстәде: admin | Дата: 30.06.2022

2022 нче елның 31 нче маенда XVI Спартакиада кысасында уздырылган җиңел атлетика буенча ярышларда Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары командасы тугызьеллык мәктәпләр арасында 1 нче урын алды һәм күчмә кубок белән бүләкләнде. Узган уку елында да укучыларыбыз шундый зур уңышка ирешкәннәр иде. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 726 | Өстәде: admin | Дата: 02.06.2022

Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре!

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән тәбрикли.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына шатлык-сөенечләр, зурдан-зур уңышлар, бәхет, дәүләт имтиханнарын бик яхшы билгеләргә биреп, теләгән уку йортларына керүләрен тели.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 971 | Өстәде: admin | Дата: 24.05.2022

2022 нче елның 21 нче маенда «Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексында милли көрәш бәйгесе узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Йосыфов Ф. үз авырлыгында 3 нче урын яулады, медаль һәм диплом белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 696 | Өстәде: admin | Дата: 22.05.2022

2022 нче елның 14 нче маенда XVI Спартакиада кысасында уздырылган мини-футбол ярышында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы тугызьеллык мәктәпләр арасында 2 нче урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 552 | Өстәде: admin | Дата: 15.05.2022

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан, 2022 нче елның 7 нче маенда Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг булды. Анда тыл ветераннары чакырылды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Җиңү көненә багышлап чыгыш ясадылар. Митинг сугыш елларында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә венок кую белән тәмамланды.
Сугыш елларында һәлак булучыларны искә алу чаралары бүген Яңа Шимбер, Иске Шимбер һәм Югары Көек авылларында да узды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 809 | Өстәде: admin | Дата: 07.05.2022

2022 нче елның 26 нчы апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Саннар дәресе» («Урок цифры») кысаларында «Ясалма интеллект» темасына дәресләр узды. Сыйныф җитәкчеләре укучылар белән ясалма интеллект технологиясенең үсеше, аны үзләштерә алган һөнәрләр турында фикер алыштылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 579 | Өстәде: admin | Дата: 26.04.2022

2022 нче елның 14 нче апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Шакирова Г. «Туган якның экологик–географик проблемаларын өйрәнү» исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясенең «Заманча халәт призмасы аша экологик караш» секциясендә уңышлы катнашып, «Тормышчан проект» номинациясендә Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының грамотасы белән бүләкләнде (җитәкчесе Шакирова Венера Илгизәр кызы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 470 | Өстәде: admin | Дата: 21.04.2022

2022 нче елның 15 нче апрелендә XVI Спартакиада кысасында милли көрәш буенча бәйге узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Гарифуллин, Закиров 1 нче урыннарны, Хәкимов, Шәрипов, Мөхәмәтгалиев Ә. 2 нче урыннарны, Хәбибуллин, Мөхәмәтгалиев Б., Йосыфов Д. 3 нче урыннарны яуладылар. Командалар арасында укучыларыбыз 2 нче урында.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 616 | Өстәде: admin | Дата: 18.04.2022

2022 нче елның 7 нче апрелендә XVI Спартакиада уеннары кысаларында узган волейбол ярышында Әтнә районы төп мәктәпләре арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы 2 нче урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 745 | Өстәде: admin | Дата: 08.04.2022

7 нче апрель көнне китапханәче Әхмәдуллина Эльмира башлангыч сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашу Халыкара балалар китабы көненә багышланды. Очрашуның икенче өлеше балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрапованың туган көненә карата булды. Укучылар аның яраткан шигырьләрен укыдылар, китаплары белән таныштылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 287 | Өстәде: admin | Дата: 07.04.2022

2022 нче елның 6 нчы апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән «Сәламәт яшә» дигән марафон кысаларында флешмоб үтте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 288 | Өстәде: admin | Дата: 06.04.2022

1 2 3 4 5 6 »
Эзләү
Календарь
«  Март 2024  »
ДСЧПҖШЯ
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[09.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде
[14.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында 2 нче урын яулады
[17.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Габдуллаҗан абый урманында булдылар
[11.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр
[28.04.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз
[05.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[23.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныфта «Профсоюз һәм без» темасына сыйныф сәгате уздырылды
[05.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мактау кәгазе тапшырылды
[24.04.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз
[13.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
12 нче декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне
[12.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелде
[02.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Тамчы–шоу» тапшыруында катнаштылар
[06.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Ветеран укытучыларыбыз мәктәпкә кунакка килделәр