Җомга, 26.04.2024, 09:06
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9493
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2022 нче елның 18 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Йосыфов VIII Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясенең «Сибгат Хәким – үзе бер тау, шигъриятнең зур тавы» секциясендә уңышлы катнашып, «Мирас» номинациясендә Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының дипломы белән бүләкләнде (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы).  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 480 | Өстәде: admin | Дата: 09.03.2022

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары! Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! 

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикли. Сезгә озын гомер, саулык-сәламәтлек, тыныч бәхетле көннәр, җан тынычлыгы, яшәүгә дәрт, мул тормыш теләп кала, укуыгызда, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар юлдаш булсын.

Күңелегезнең аяз күген беркайчан да кара болытлар капламасын. Һәр туар таң сезгә бетмәс-төкәнмәс сөенеч-куанычлар гына алып килсен. Кайгы-хәсрәт сезне һәрчак читләтеп үтсен. Сезгә гомер буе өмет, ышаныч юлдаш булсын!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 404 | Өстәде: admin | Дата: 08.03.2022

2022 нче елның 22 нче февралендә Олы Мәңгәр төп гомуми белем мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы тарафыннан уздырылган чаңгы ярышында районыбыз мәктәпләре профсоюз членнары арасында Габдрахманова Алсу Эдуарт кызы 3 нче урын яулады.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 531 | Өстәде: admin | Дата: 24.02.2022

2022 нче елның 22 нче февралендә Олы Мәңгәр төп гомуми белем мәктәбе базасында Әтнә муниципаль районының төп гомуми белем бирү мәктәпләренең XVI Спартакиада зачётына кызлар арасында узган чаңгы ярышында Аканашева 3 нче урын яулады. Мәктәп командасы да тугызьеллык мәктәпләр арасында 3 нче урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 483 | Өстәде: admin | Дата: 24.02.2022

Гомәр Мәрдәнов исемендәге театраль фестиваль кысаларында укучыларыбыз Шәриф Хөсәеновның «Егерме ел үткәч» драмасын сәхнәләштерде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 494 | Өстәде: admin | Дата: 22.02.2022

1 нче сыйныф укучылары Әлифбаны укуны төгәлләделәр һәм шул уңайдан 18 нче февраль көнне Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Әлифба бәйрәме» үтте. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 373 | Өстәде: admin | Дата: 19.02.2022

2022 нче елның 12 нче февралендә Әтнәдә «Татарстан чаңгы юлы – 2022» республика чаңгы узышына багышланган район массакүләм чаңгы ярышлары узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Аканашева 3 нче урын яулады.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 488 | Өстәде: admin | Дата: 14.02.2022

8 нче февральдә мәктәбебездә 5, 6 нчы сыйныф укучылары өчен Zoom форматында «Дөньяда иң төп дәрес» дигән темага лекцияләр узды.
Проект 2020 нче елның декабрендә эшли башлады, һәм аның төп юнәлеше – бишенче һәм алтынчы сыйныф укучылары өчен Берләшкән Милләтләр Оешмасының Тотрыклы үсеш максатларын трансляцияләү. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 433 | Өстәде: admin | Дата: 09.02.2022

2022 нче елның 28 нче гыйнварында Әтнә районы мәктәпләре арасында XVI Спартакиада кысаларында уздырылган шахмат буенча бәйгедә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Аканашева икенче урынны яулады, аңа медаль һәм грамота тапшырылды. Мәктәп командасы төп гомуми белем мәктәпләре арасында 1 нче урын алды һәм күчмә кубок белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 516 | Өстәде: admin | Дата: 31.01.2022

27 нче гыйнвар Россиядә хәрби дан көне – Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан «Блокада икмәге» («Блокадный хлеб») акциясе кысаларында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә класс сәгатьләре үткәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 374 | Өстәде: admin | Дата: 27.01.2022

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында уңышлы чыгыш ясадылар. Укучыларыбыз Рәхмәтуллина туган (татар) тел буенча призёр (укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы), Халикова И. рус теленнән җиңүче (укытучысы Кадимова Сөмбел Мулланур кызы), Шакирова Г. җәмгыять белеменнән призёр (укытучысы Хәбибуллин Рамиль Шамил улы), рус теленнән призёр (укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы), рус теленнән (республика) призёр (укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы), Йосыфов Д. җәмгыять белеменнән җиңүче (укытучысы Хәбибуллин Рамиль Шамил улы), туган (татар) тел буенча призёр (укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы) булдылар. Укучыларыбызны һәм аларны әзерләүгә зур өлеш керткән укытучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз!!!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 594 | Өстәде: admin | Дата: 30.12.2021

2021 нче елның 27 нче декабрендә Яңа Шашы төп гомуми белем мәктәбенең спорт залында «Таң» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы Кыш бабай призына милли көрәш буенча традицион ачык турнир уздырды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Йосыфов Ф. үз авырлыгында 2 нче урын яулады, медаль һәм грамота белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 594 | Өстәде: admin | Дата: 28.12.2021

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә иминлек һәм бәхет белән тулы көннәр, эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар теләп кала.

Яңа 2022 нче ел барыгызга да бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, яңалыклар алып килсен! Юлларыгыз һәрвакыт уң, уй-хыялларыгыз якты, сәламәтлегегез корычтай нык булсын! Яңа ел кичендә теләгән барлык теләкләрегез кабул булсын!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1086 | Өстәде: admin | Дата: 25.12.2021

« 1 2 3 4 5 6 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[28.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[21.10.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз өстәл теннисы буенча бәйгедә катнаштылар
[25.11.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныф укучылары онлайн-чарада катнаштылар
[01.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[13.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе яңа автобуслы булды
[06.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга унбер ел тулды
[27.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбызга эчке эшләр бүлегендә хезмәт итү турында сөйләделәр
[09.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара грамоталылык көне билгеләп үтелде
[25.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Сөмбелә бәйрәме үткәрелде
[13.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
12 нче декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне
[12.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә математика укытучыларының район семинары узды
[11.03.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
5 нче сыйныф өчен мәктәп музеенда тәрбия сәгате үткәрелде
[04.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
4 нче июнь көнне «Китап көне» узды