Якшәмбе, 22.06.2025, 16:28
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10613
Статистика

Онлайн барлыгы: 5
Кунаклар: 5
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2021 нче елның 23 нче сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә профсоюз атналыгы кысаларында профком рәисе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы профсоюз членнарын профсоюзның өстенлекләре белән таныштырды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 669 | Өстәде: admin | Дата: 24.09.2021

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Юлда сак бул!» дигән темага тәрбия сәгатьләре уздырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 684 | Өстәде: admin | Дата: 23.09.2021

2021 нче елның 18 нче сентябрендә «Татарстан кроссы – 2021» йөгерү марафонында мәгариф бүлеге профсоюз членнары да катнашты. Мәктәбебез данын Габдрахманова Алсу Эдуарт кызы һәм Хәбибуллин Рамил Шамил улы якладылар. Алсу 1 нче урын яулады. Гомуми нәтиҗәләр буенча мәктәбебез командасы шулай ук 1 нче урында.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 655 | Өстәде: admin | Дата: 20.09.2021

2021 нче елның 18 нче сентябрендә район спорт мәктәбе базасында, «Татарстан кроссы – 2021» йөгерү көне кысаларында, җиңел атлетика кроссы узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Аканашева 2 нче, Мөхәммәтгалиев 3 нче урыннарны яуладылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 680 | Өстәде: admin | Дата: 20.09.2021

2021 нче елның 18 нче сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 2-4 һәм 9 нчы сыйныф укучылары Югары Көек авыл музеенда булдылар. Районыбызда бердәнбер булган шәхси музейны оештыручы – шушы авылда туып-үскән Мөхәмәтгалиев Сөнгатулла Нургали улы. 2020 нче елның 2 нче декабрендә ачылган бу музей ике өлештән тора. Бер ягына борынгы көнкүреш әйберләре урнаштырылган булса, икенчесенә авыл тарихына, яшәешенә кагылышлы материаллар тупланган. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 684 | Өстәде: admin | Дата: 18.09.2021

2021 нче елның 17 нче сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 1-7 нче сыйныф укучылары ветеран укытучы, төбәк белгече Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан абыйның дендрариесында булып кайттылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 618 | Өстәде: admin | Дата: 17.09.2021

3 нче сентябрь – терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек күрсәтү көне уңаеннан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең барлык сыйныфларында тәрбия сәгатьләре үтте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1070 | Өстәде: admin | Дата: 03.09.2021

2021 нче елның 2 нче сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын кисәтү буенча өйрәнү эвакуациясе үткәрелде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 754 | Өстәде: admin | Дата: 02.09.2021

Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, балалар.

«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбрикли.

Сезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек, уңышлар, сабырлык, хыялларыгызның тормышка ашуын, озын гомер теләп кала.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 987 | Өстәде: admin | Дата: 01.09.2021

2021 нче елның 25 нче августында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Август конференциясе Олы Әтнәнең «Туган ягым» паркында башланып китте. Анда район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов, педагогик хезмәткәрләр, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, оешма җитәкчеләре катнаштылар. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Кадыйрова кунакларны Габдулла Тукайның Әтнә районындагы эзләре белән таныштырды. «Әтнә һәм Тукай» дип исемләнгән эзләнү эшен башлап җибәрергә күренекле якташларыбыз тарихчы Тәэминә апа Биктимерова һәм төбәгебез белгече, ветеран укытучы Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов белән очрашулар этәргеч бирде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 805 | Өстәде: admin | Дата: 25.08.2021

Районыбызда педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары уза. 2021 нче елның 18 нче августында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенә районыбызның башлангыч сыйныф укытучылары җыйналды. Утырыш барышында укыту һәм тәрбиянең актуаль проблемалары турында фикер алыштылар, узган уку елында башкарылган эшләргә анализ ясадылар һәм яңа уку елына бурычлар билгеләделәр. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 667 | Өстәде: admin | Дата: 18.08.2021

2021 нче елның 16 нчы августында Комыргуҗа урта, Олы Мәңгәр һәм Күшәр төп гомуми белем мәктәпләре базасында педагогларның август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары узды. Алар 19 нчы августка кадәр дәвам итәчәк. Секция утырышлары «Милли максатлардан һәм стратегик бурычлардан Әтнә муниципаль районы мәгариф системасының яңа сыйфатына: казанышлар, проблемалар, перспективалар» («От национальных целей и стратегических задач к новому качеству системы образования Атнинского муниципального района: достижения, проблемы, перспективы») темасы астында уза. 

 

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 672 | Өстәде: admin | Дата: 16.08.2021

2021 нче елның 15 нче августында бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган ветеран укытучы Фазылҗанова Зәйтүнә Фазылҗан кызы туган көнен билгеләп үтә.

«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне гомер бәйрәмегез белән ихлас күңелдән кайнар котлый. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек тели.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1516 | Өстәде: admin | Дата: 15.08.2021

« 1 2 3 4 5 6
Эзләү
Календарь
«  Июнь 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[11.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды
[24.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ветеран укытучылар белән очрашу кичәсе уздырылды
[22.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укучыларга дельталётта очу дәресләре үткәрелде
[09.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[09.09.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучылары балалар бакчасында концерт куйдылар
[17.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз киез итекле хоккей турнирында II урын алдылар
[11.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз грамота белән бүләкләнделәр
[06.03.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә язның беренче бәйрәме билгеләп үтелде
[10.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз тыл ветераны белән очраштылар
[19.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда 17 нче көн «Хезмәткә хөрмәт» исеме астында узды
[23.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты тапшырылды
[01.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Шәфкатьлелек ярминкәсе» узды
[08.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз волейбол буенча II урын алдылар