Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
Төп бит » 2021/2022 нче уку елы яңалыклары
|
15 нче ноябрьдән 19 нчы ноябрьгә кадәр Буа ветеринария техникумы базасында Татарстан Республикасы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты узды. Катнашучыларның һәркайсы 6шар бирем башкарды. Куян һәм кошларның клиник диагностикасы, дару формасын әзерләү, җөй, бәйләвечләр һәм яшелчәләрдәге нитратларны билгеләү. Анда Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Галиәхмәтова һәм Закиров ветеринария өлкәсендә үзләрен сынап кайттылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2021 нче елның 18 нче ноябрендә Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәкимнең тууына 110 ел тулу уңаеннан «Сибгат чишмәсе» районкүләм әдәби шигырь укучылар бәйгесендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2021 нче елның 14 нче ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Рус география җәмгыятенең «Географик диктант» халыкара агарту акциясендә катнаштылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2021 нче елның октябрь аенда «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» республика театр конкурсының муниципаль этабында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылар коллективы (1-4 нче сыйныфлар) 1 нче урын алды һәм грамота белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2021 нче елның 26 нчы октябрендә Гатауллина Энҗе Ренат кызы Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә белем алучы 7-8 нче сыйныф укучылары өчен «Эчке эшләр бүлегендә хезмәт» темасына чыгыш ясады. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2021 нче елның 13 нче октябрендә Югары Көек авылына танылган алып баручы, продюсер һәм режиссер Валдис Пельшның төшерү төркеме килде. Валдис Пельш Беренче канал өчен Татарстан Республикасы турында «Татарстан. Дорогами открытий» исемле документаль фильм төшерә. Фильм халыкның киң катлавына аз мәгълүм булган Татарстанның моңа кадәр беркайда да күрсәтелмәгән гүзәл урыннарына, кечкенә шәһәрләренә һәм авылларына багышлана. Төшерү төркеме ветеран укытучы, төбәк белгече Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Сәлихҗан улының дендрариесында булып китте. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2021 нче елның 12 нче октябрендә бердәм һәм төп дәүләт имтиханын үткәрүдә актив катнашканы өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Шакирова Венера Илгизәр кызы, Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы һәм информатика укытучысы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2021 нче елның 12 нче октябрендә татар телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклап калуда башкарган тырыш хезмәте өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы рәхмәт хаты белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2021 нче елның 12 нче октябрендә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы Әтнә район Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
Хокук бозуларны кисәтү максатыннан, районнан килгән вәкилләр Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 1-9 нчы сыйныф укучылары алдында чыгыш ясадылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2021 нче елның 7 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә үзидарә көне булды. 9 нчы сыйныф укучылары үзләрен укытучы буларак сынап карадылар. Яшь укытучылар да, аларның укучылары да бик канәгать калдылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре!
«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне бәйрәмегез белән тәбрикли.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, күңел көрлеге, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш телибез. Якыннарыгыз һәрчак янәшәдә булсын. Балаларыгыз, оныкларыгыз уңышына шатланып, озак һәм бәхетле яшәгез.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2021 нче елның 24 нче сентябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Татарстан профсоюзлары көне уңаеннан тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамиль Шамил улы һәм профком рәисе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы 7-9 нчы сыйныф укучылары өчен профсоюз дәресе үткәрделәр. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
|
|