Җомга, 29.03.2024, 09:47
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9427
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


6 нчы апрель көнне мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары белән Бөтендөнья кошлар көненә карата тематик кичә узды. Кичә барышында укучылар белән презентация каралды. Шулай ук кошлар турында табышмаклар әйтелде, төрле конкурслар үткәрелде. Укучылар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 249 | Өстәде: admin | Дата: 06.04.2022

25 марта 2022 года в нашей школе прошел семинар учителей русского языка и литературы по теме: «Формирование базовых компетенций учащихся на уроках русского языка и литературы». В рамках этого мероприятия участникам семинара были предложены открытый урок русского языка в 8 классе на тему: «Вводные слова и знаки препинания при них» и театрализованное представление «Ребята, верьте в чудеса!» по повести Александра Грина «Алые паруса». (Учитель русского языка и литературы – Фатхрахманова Эльвера Мансуровна)

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 823 | Өстәде: admin | Дата: 27.03.2022

Быел Корней Иванович Чуковскийга 140 яшь булыр иде. 26 нчы март көнне башлангыч сыйныф укучылары белән китапханәдә язучының әкият дөньясына сәяхәт иттек. Укучылар әкият геройлары белән якыннанрак таныштылар. Кичәдә балалар шигырьләрен яттан сөйләделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 270 | Өстәде: admin | Дата: 26.03.2022

2022 нче елның 25 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Саннар дәресе» («Урок цифры») кысаларында «Интернетта куркынычсызлык» темасына дәресләр узды. Алар интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелде. Дәресләр шәхси мәгълүматларның сакланышы, куркыныч контентларны аера белү, куркыныч берләшмәләрне блокировкалау, кибербуллинг, челтәрдә тупас аралашу кебек мәсьәләләргә багышланды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 687 | Өстәде: admin | Дата: 25.03.2022

18 нче март көнне мәктәбебездә экологлар Гөлнара Ильяс кызы һәм Алия Ринат кызы белән очрашу булып узды. Очрашу барышында «Парклар маршы – 2021» республика буенча рәсем бәйгесендә катнашучы, җиңүче укучыларга грамоталар тапшырдылар. Гөлнара Ильяс кызы укучыларны экологик календарь белән таныштырды. Алия Ринат кызы Бөтендөнья Су көненә багышланган чара үткәрде. Соңыннан сулыклар буенча викторина үткәрделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 401 | Өстәде: admin | Дата: 21.03.2022

2022 нче елның 14 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә математика атналыгы кысаларында Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен «Математик фокуслар» исемле чара үткәрде. 15 һәм 18 нче мартларда 9 нчы сыйныф укучылары катнашында «Математик викторина» һәм «Математик аукцион» уздырды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 373 | Өстәде: admin | Дата: 18.03.2022

2022 нче елның 17 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә математика атналыгы кысаларында математика укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы 5-6 нчы сыйныф укучылары катнашында «Йолдызлы сәгать» уены үткәрде. Уенда 6 нчы сыйныф укучылары җиңүче булды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 330 | Өстәде: admin | Дата: 17.03.2022

2022 нче елның 16 нчы мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә математика атналыгы кысаларында математика укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы 3-4 нче сыйныф укучылары катнашында «Кызыклы математика» дип исемләнгән уен-ярыш үткәрде. Уенда 4 нче сыйныф укучылары җиңүче булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 289 | Өстәде: admin | Дата: 16.03.2022

2022 нче елның 15 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә математика атналыгы кысаларында математика укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы 5-8 нче сыйныф укучылары катнашында «Көчсез звено» уены үткәрде. Уенда Рәхмәтуллина җиңүче булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 370 | Өстәде: admin | Дата: 15.03.2022

2022 нче елның 11 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә узган «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваль-бәйгесендә «Шаяннар» төркеме (3 нче сыйныф) «Башак» әкиятен сәхнәләштереп 2 нче дәрәҗә лауреат булдылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 424 | Өстәде: admin | Дата: 14.03.2022

2022 нче елның 11 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Без бергә» балалар халык иҗаты республика фестиваль-бәйгесенең муниципаль этабы узды. Укучыбыз Кадыйрова «Сәнгатьле уку» номинациясендә 3 нче дәрәҗә лауреат булды. Котлыйбыз, алда да зур уңышлар телибез!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 423 | Өстәде: admin | Дата: 14.03.2022

2022 нче елның 10 нчы мартында XVI Спартакиада уеннары кысаларында узган шайбалы хоккей ярышында Әтнә районы төп мәктәпләре арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы 2 нче урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 805 | Өстәде: admin | Дата: 11.03.2022

10 нчы март көнне мәктәбебездә туган тел һәм әдәбият укытучыларының семинар-практикумы булып узды. Семинар барышында ачык дәресләр тәкъдим ителде: 5 нче сыйныфта татар теле дәресен Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы, 9 нчы сыйныфта татар теле дәресен - Кәбирова Гөлсем Сәлихҗан кызы үткәрде. Шулай ук туган телләр буенча яңалыклар белән район методисты Нигматова Ләйсән Илфат кызы таныштырды. Семинарга йомгак ясап, семинарда катнашучылар аның нәтиҗәлелеген һәм гамәли юнәлешен югары бәяләделәр. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2021/2022 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 344 | Өстәде: admin | Дата: 10.03.2022

« 1 2 3 4 5 6 »
Эзләү
Календарь
«  Март 2024  »
ДСЧПҖШЯ
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[07.03.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Яз бәйрәме белән!
[26.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз хоккей ярышында кубок алды
[04.10.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мактау кәгазе тапшырылды
[05.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Әйләнә-тирә мөхитне саклау көне» узды
[26.05.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен онлайн-режимда соңгы кыңгырау чыңлады
[13.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда кызыксынучаннар көне узды
[25.08.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[02.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Уку елының беренче дәресе тынычлык темасына багышланды
[16.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез командасы III урын алды
[29.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» халык иҗаты республика балалар фестиваленең район этабы үтте
[03.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Казанда классик шахмат буенча ТР беренчелеге узды
[24.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Казанда «IT-чемпион» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр
[23.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә яңа ел бал-маскарады узды