Шимбә, 17.10.2026, 08:29
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 11101
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2011 нче елның 5 нче июлендә Әтнә районы укытучылары Идел буйлап дүрт сәгать сәяхәт итеп кайттылар. Бу чараны мәгариф бүлеге оештырды. ... Дәвамын укырга »
Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1004 | Өстәде: admin | Дата: 06.07.2011

2011 нче елның 1 нче июненнән 20 нче июненә кадәр Түбән Көек урта мәктәбе каршында "Йолдызчык” ял, сәламәтләндерү һәм хезмәт лагере эшләде. Лагерьга 11 бала йөрде. Алар белән 2 вожатый – Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы, Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы, тел белгече – Хәсбиуллина Гөлназ Кәрам кызы, лагерь начальнигы – Шакирова Фаилә Фоат кызы эшләде. Балаларны һәр көнне кайнар һәм тәмле ашлар белән пешекче Сәйфетдинова Рауза сыйлады. ... Дәвамын укырга »

Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1328 | Өстәде: admin | Дата: 01.07.2011

Быел өлкән сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау 24 майда яңгырады. ... Дәвамын укырга »
Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1525 | Өстәде: admin | Дата: 30.06.2011

Елдагыча 9 нчы май көнне авылыбыз үзәгендәге һәйкәл янына митингка җыелдык. Анда сугыш ветераны Наҗия апа һәм тыл ветераны Зәйтүнә апа белән очрашу узды. Алар тыныч көннәрнең кадерен белергә кирәклеген искәрттеләр, алдагы көннәргә уңышлар теләделәр. Укучылар Җиңү көненә багышлап чыгыш ясадылар. Митинг һәйкәлгә венок кую белән тәмамланды.





Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1739 | Өстәде: admin | Дата: 30.06.2011


5 нче сыйныф укучысы Хафизова Әминә "Парклар маршы - 2011" акциясенең иҗади эшләр конкурсында катнашып, диплом белән бүләкләнде.

Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 815 | Өстәде: admin | Дата: 30.06.2011


26 нчы апрель көнне 7 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия район укучылары белән Казанда Габдулла Тукайга 125 ел тулу уңаеннан үткәрелгән шигырь бәйрәмендә булып кайтты. Бәйрәм тантанасы турындагы хисләрен сыйныфташлары белән дә уртаклашты.

Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1163 | Өстәде: admin | Дата: 30.06.2011

13 апрель көнне мәктәбебездән 3 укучы шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашуга бардылар. Очрашуда 9 нчы сыйныф укучысы Фазылҗанов Рәфиснең "Теләк" шигыре уңай бәяләнде.
Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1532 | Өстәде: admin | Дата: 30.06.2011

12 апрель - Космонавтика көне. Нәкъ 50 ел элек Юрий Гагарин, галәмгә очып, бөтен дөньяга таныла. Безнең мәктәбебездә дә физика укытучысы Шакирова Ф.Ф. бу көн уңаеннан "Кеше галәмдә" дигән кичә үткәрде, викторинага нәтиҗә ясады.
Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1138 | Өстәде: admin | Дата: 30.06.2011

2 апрель - Халыкара балалар китабы көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан "Китап - юл күрсәтүче маяк ул" дигән әдәби кичә уздырылды. Анда әзерлек төркеме балалары да катнаштылар.
Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1472 | Өстәде: admin | Дата: 30.06.2011

27 нче март сәнгать укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы белән берлектә театр көне буларак билгеләп үтелде. Бу көнне һәр сыйныф бер спектакльдән күренеш тәкъдим итте. Укучыларга бигрәк тә музыкаль күренешләр ошады.





Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1487 | Өстәде: admin | Дата: 30.06.2011


7 нче сыйныф укучысы Фәтхрахманов Ильмир Л.Н.Толстой исемендәге IX республикакүләм фәнни-гамәли конференциянең район этабында эзләнү эше белән катнашып 2 нче урын алды. Укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы.

Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 786 | Өстәде: admin | Дата: 30.06.2011

Район күләмендә 6-8 нче сыйныфлар арасында үткәрелгән олимпиадада катнашып, 6 нчы сыйныфтан Сәмигуллина Нүрзилә (укытучысы Галиәхмәтова Г.Н.) татар теленнән 1 нче урын, 7 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия (укытучысы Кәбирова Г.С.) татар теленнән 2 нче урын, татар әдәбиятыннан 3 нче урын алдылар.
Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 844 | Өстәде: admin | Дата: 30.06.2011

2011 нче елның 31 нче мартында Түбән Көек урта мәктәбендә педагогик укулар узды. Анда Күәм, Күлле-Киме, Комыргуҗа урта мәктәпләре укытучылары, чыгышлар тыңлау белән бергә, мастер-класслар карадылар. ... Дәвамын укырга »
Категория: 2010/2011 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 759 | Өстәде: admin | Дата: 30.06.2011

1 2 3 »
Эзләү
Календарь
«  Октябрь 2026  »
Д С Ч П Җ Ш Я
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[18.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ата-аналар җыелышы үтте
[12.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ачык тәрбия сәгате үтте
[05.07.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Сайтка сигез яшь тулды
[26.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Габдулла Тукай туган көнгә багышланган чара узды
[16.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз пляж волейболы буенча уздырылган ярышта катнаштылар
[03.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә балалар иминлеге айлыгы дәвам итә
[01.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[27.09.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә интеллектуаль уен-бәйге үткәрелде
[25.08.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[23.09.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Сөмбелә» бәйрәме билгеләп үтелде
[22.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Экономика һәм без» дип аталган чара үтте
[23.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныфта «Профсоюз һәм без» темасына сыйныф сәгате уздырылды
[01.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды