|
9 нчы февраль көнне Теләче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы үтте. Әлеге бәйгедә Әтнә, Арча, Кукмара, Теләче, Биектау, Балтач районының муниципаль этапларында җиңү яулаган татар теле һәм әдәбияты укытучылары дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Әтнә районы данын Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы яклады. |
Бәйгедә катнашучыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Халиков Илгиз Илдар улы, Татарстан Республикасының халык укытучысы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, К.Насыйри исемендәге премия лауреаты Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлеге мөдире Хисмәтова Лилия Котдус кызы бәяләде.
|