|
2021 нче елның 19 нчы маенда XV Спартакиада кысасында уздырылган җиңел атлетика буенча ярышларда Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары командасы тугызьеллык мәктәпләр арасында 1 нче урын алды һәм күчмә кубок белән бүләкләнде. |
Ярыш нәтиҗәләре:
1000 метрга йөгерүдә Аканашева җиңүче булды.
1500 метр арага йөгерүдә Мөхәммәтгалиев икенче урын алды.
100 метрга йөгерүдә Аканашев җиңүче булды.
Урыннан ераклыкка сикерүдә Аканашева икенче, Гарифуллин өченче урыннарны алдылар.
Биеклеккә сикерү буенча Җиһаншина һәм Мөхәммәтгалиев икенче урыннарны яуладылар.
Туп ыргытуда Аканашев җиңүче булды, Галиәхмәтова икенче урын алды.
4х100 м катнаш эстафетада Әхмәдуллина, Аканашева, Закиров, Аканашев җиңүче булдылар.
|