Сишәмбе, 03.03.2026, 16:48
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 11000
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Соң булса да уң булсын, диләр безнең якта. Соңрак булса да, Нәүрүз бәйрәме үткәрдек әле 3 нче апрельдә мәктәбебездә. Яз да соңара, әллә безнең каршы алуны көтәме? Ул табигатьтә яз башлану көне. Элгәре заманнардан әби-бабаларыбыз бу бәйрәмне зурлап каршы алганнар. Нәүрүз ул – Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. 21 нче март – язның көн белән төн тигезләшкән көне. Бу көнне кызлар һәм малайлар өйдән-өйгә кереп, хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар.  5 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе – Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы), технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы һәм сәнгать йорты хезмәткәрләре белән әзерләгән бу чара чын мәгънәдә дуслык, шатлык бәйрәменә әйләнде. Матур җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, биелде, төрле уеннар уйналды. Ә бәйрәмебез ахырында учактагы казанда пешкән ботка, майлы коймак һәм кайнар чәй белән сыйландык. Тәмле булды!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2017/2018 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1272 | Өстәде: admin | Дата: 04.04.2018

Эзләү
Календарь
«  Апрель 2018  »
Д С Ч П Җ Ш Я
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Тәрбия
Вакыт агышы
Татнет сулышы
Материалов за текущий период нет.
Үткәндә калдылар
[15.08.2025][2025/2026 нчы уку елы яңалыклары]
Ветеран укытучы Зәйтүнә апа бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә
[24.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үтте
[30.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Туган (татар) тел буенча район олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды
[25.08.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[14.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Язучы, галим, дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тулды
[11.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены үтте
[11.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз хоккей ярышында 2 нче урынны яуладылар
[25.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Шәфкатьлелек ярминкәсе» узды
[29.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Шәфкатьлелек ярминкәсе» узды
[21.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә изге эшләр атналыгы дәвам итә
[20.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагерена йөрүчеләр Түбән Көек авылыннан Сабантуйга бирнә җыйдылар
[01.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Өлкәннәр көне узды
[19.12.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз «Мин һәм Кызыл китап» бәйгесендә 2 нче урын яулады