Сишәмбе, 29.07.2025, 09:35
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10687
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2023 нче елның 11 нче декабреннән 15 нче декабренә кадәр Түбән Көек төп гомум белем бирү мәктәбендә сәламәт туклану атналыгы үткәрелә.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 347 | Өстәде: admin | Дата: 13.12.2023

2023 нче елның 12 нче декабрендә Түбән Көек төп гомум белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфында туган (татар) теленнән ачык дәрес үтте (укытучы Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы). 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 385 | Өстәде: admin | Дата: 12.12.2023

2023 нче елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек төп гомум белем бирү мәктәбе укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы 7 нче сыйныфта туган (татар) телдән ачык дәрес бирде. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 353 | Өстәде: admin | Дата: 07.12.2023

2023 нче елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек авылында урнашкан төп гомуми белем мәктәбен үз эченә алган социаль үзәк ачылуга унбиш ел тулды. 2008 нче елның 6 нчы декабрендә урта гомуми белем бирү мәктәбен үз эченә алган социаль үзәкне ачуга Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев килгән иде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 367 | Өстәде: admin | Дата: 06.12.2023

Түбән Көек авыл китапханәсендә балалар шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел тулу уңаеннан кичә узды. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар Шәүкәт Галиевның шаян шигырьләрен укыдылар, бергәләп табышмакларга җаваплар ззләделәр. Кичәбез күңелле һәм мавыктыргыч булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 344 | Өстәде: admin | Дата: 04.12.2023

Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән әниебезгә дәшәбез. Бүген Әниләр көне уңаеннан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә бәйрәм концерты булды. Укучыларыбыз үзләренең җыр-моңнарын, дәртле биюләрен, әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре белән сугарылган шигырьләрне әниләренә бүләк иттеләр. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 529 | Өстәде: admin | Дата: 28.11.2023

2023 нче елның 23 нче ноябрендә Казан шәһәре Совет районы М.И. Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиядә Казан шәһәре мәгариф идарәсе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылган «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» дип исемләнгән IX төбәкара фәнни-гамәли конференциясе булып үтте. Мәктәбебез укучысы Рәхмәтуллина (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы) «Әби-бабай йолаларын дәвам итеп» номинациясендә җиңүче булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 451 | Өстәде: admin | Дата: 25.11.2023

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Түбән Көек төп гомум белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 428 | Өстәде: admin | Дата: 24.11.2023

2023 нче елның 24 нче ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары советникларның муниципаль координаторы һәм мәктәпнең юнармия членнары белән бергә «Пишу тебе, Герой!» («Сиңа язам, Герой!») акциясендә катнашты.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 293 | Өстәде: admin | Дата: 24.11.2023

2023 нче елның 10 нчы ноябрендә «Ашыт» спорт һәм мәдәният комплексында XVIII Спартакиада кысасында өстәл теннисы буенча бәйге узды. Тугызьеллык мәктәпләр арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучыcы Әхмәдуллина 3 нче урынны алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 435 | Өстәде: admin | Дата: 11.11.2023

2023 нче елның 10 нчы ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» хәрәкәтенә кабул итү тантанасы үткәрелде. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 415 | Өстәде: admin | Дата: 10.11.2023

2023 нче елның 27 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Инглиз телен өйрәнгәндә коммуникатив компетенцияне үстерү һәм мотивацияне арттыру чарасы буларак актив укыту ысуллары» дигән тема астында инглиз теле укытучыларының район семинары үтте. Аның барышында Хлопушин Рәдис Радик улы 7 нче сыйныф укучылары белән «LANDMARKS OF BRITISH ISLES AND RUSSIA» (Британия утраулары һәм Россиянең истәлекле урыннары) дигән темага ачык дәрес күрсәтте. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 412 | Өстәде: admin | Дата: 27.10.2023

2023 нче елның 25 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Уңыш бәйрәме үткәрелде. Һәр сыйныф үзенә туры килгән яшелчәне яклап сөйләде, концерт номеры куйды, яшелчәләрдән композиция әзерләде. Ахырдан бәйрәм табын артында дәвам итте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 505 | Өстәде: admin | Дата: 25.10.2023

« 1 2 3 4 5 »
Эзләү
Календарь
«  Июль 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[30.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Кошлар көне үтте
[29.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» халык иҗаты республика балалар фестиваленең район этабы үтте
[11.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Китапханәчеләр күргәзмәләр эшләп куйды
[27.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә яңа ел бал-маскарады узды
[09.08.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды
[12.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
6 нчы сыйныф укучылары элемтә бүлекчәсе һәм кибеттә экскурсиядә булдылар
[26.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә районыбызның хокук саклау органнары вәкилләре белән очрашу узды
[09.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Сугыш урлаган балачак
[01.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз экологик конференциядә катнаштылар
[14.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз тыл ветераны белән очраштылар
[09.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
4 нче сыйныфта инглиз теленнән ачык дәрес узды
[06.12.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга җиде ел тулды
[16.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде