|
Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән әниебезгә дәшәбез. Бүген Әниләр көне уңаеннан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә бәйрәм концерты булды. Укучыларыбыз үзләренең җыр-моңнарын, дәртле биюләрен, әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре белән сугарылган шигырьләрне әниләренә бүләк иттеләр. |
|