Сишәмбе, 08.07.2025, 10:42
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10646
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


16:57
Якынлашып килүче Яңа ел белән!

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә иминлек һәм бәхет белән тулы көннәр, эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар теләп кала.


Яңа 2024 нче ел барыгызга да бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, яңалыклар алып килсен! Юлларыгыз һәрвакыт уң, уй-хыялларыгыз якты, сәламәтлегегез корычтай нык булсын! Яңа ел кичендә теләгән барлык теләкләрегез кабул булсын!

Күкләр аяз, дөнья имин булсын,
Авырлыклар ишек какмасын.
Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта
Шатлык чәчеп кайгы тапмасын.

Зур өметләр белән каршылыйбыз
2024нең ел башын.
Игелек һәм миһербанлык кына
Булсын иде синең юлдашың!

2023 нче елның 28 нче декабрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары катнашында Яңа ел алды тамашасы гөрләде.

1-5 нче сыйныфлар

6-9 нчы сыйныфлар

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 632 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/29
Эзләү
Календарь
«  Декабрь 2023  »
Д С Ч П Җ Ш Я
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[24.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
[01.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Математиклар көне» билгеләп үтелде
[05.10.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде
[01.09.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[11.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара «рәхмәт» көне узды
[12.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелде
[07.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Яз бәйрәме белән!
[03.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Аҗаган–2018» хәрби-спорт уенында I урынны алдылар
[15.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Географик диктант» халыкара агарту акциясе узды
[18.05.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз проект эшен якладылар
[07.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз XII Спартакиада ярышында катнаштылар
[04.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
4 нче июнь көнне «Китап көне» узды
[16.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз олимпиаданың республика турында катнашып кайттылар