Пәнҗешәмбе, 08.06.2023, 12:36
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 8687
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2022 нче елның 20 нче декабрендә XVII Спартакиада кысасында уздырылган бадминтон ярышында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары командасы тугызьеллык мәктәпләр арасында 3 нче урын алды. Укучыбыз Гыймранова кызлар арасында III урынны яулады, аңа медаль һәм грамота тапшырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 432 | Өстәде: admin | Дата: 22.12.2022

2022 нче елның 18 нче декабрендә Казан шәһәренең «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында дүрт бәйгенең финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. «Белем җәүһәрләре» Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенең «Мәгариф, фән, белем һәм милли тәрбия өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект» номинациясендә уңышлы катнашкан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты 3 нче урын алды, диплом белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 430 | Өстәде: admin | Дата: 18.12.2022

«Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә «Пиксель һәм нокта» республикакүләм иҗади эшләр конкурсы игълан иткән иде. Өч юнәлештә үткәрелгән әлеге бәйгегә кабул ителгән эшләр арасыннан 6 җиңүче һәм 12 дипломант сайлап алынды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Мөхәмәтгалиев Ф. әлеге бәйгенең дипломанты булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз! 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 372 | Өстәде: admin | Дата: 18.12.2022

2022 нче елның 13-14 нче декабрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамиль Шамил улы «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында катнашты. Ул ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәтте. Укытучыбыз уңышлы чыгыш ясады һәм дипломант булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз! 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 352 | Өстәде: admin | Дата: 15.12.2022

2022 нче елның 10 нчы декабрендә 2007 нче елгы һәм яшьрәкләр арасында үткәрелгән волейбол буенча Спорт мәктәбе беренчелегенә ярышта Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең кызлар командасы IV урын алды һәм грамота белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 255 | Өстәде: admin | Дата: 12.12.2022

2022 нче елның 10 нчы декабрендә Йошкар-Ола шәһәрендә билбау көрәше буенча Марий Эл Республикасы Кубогына ярышлар узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Йосыфов үз авырлыгында 3 нче урын яулады, медаль һәм диплом белән бүләкләнде.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 283 | Өстәде: admin | Дата: 12.12.2022

2022 нче елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек авылында урнашкан төп гомуми белем мәктәбен үз эченә алган социаль үзәк ачылуга ундүрт ел тулды. 2008 нче елның 6 нчы декабрендә урта гомуми белем бирү мәктәбен үз эченә алган социаль үзәкне ачуга Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев килгән иде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 299 | Өстәде: admin | Дата: 06.12.2022

2022 нче елның 28 нче ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә шаулап-гөрләп Әниләр бәйрәме узды. Мәктәпнең театр түгәрәгенә йөрүчеләр Абдулла Әхмәтнең «Үги кыз» әкиятен сәхнәләштерделәр. Бәйрәм кичәсендә укучыларыбыз үзләренең җыр-моңнарын, дәртле биюләрен әниләренә тапшырдылар. Укучылар тарафыннан әзерләнгән бәйрәм кичәсен әниләр бик җылы кабул иттеләр.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 325 | Өстәде: admin | Дата: 28.11.2022

2022 нче елның 28 нче ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә шәфкатьлелек ярминкәсе үтте. Укучылар шул рәвешле шәфкатьлелек марафонына үз өлешләрен керттеләр. Һәр сыйныф өйдә пешкән ризыклар белән сату итте. Ярминкә, гадәттәгечә, әниләребездән башка узмады. Балаларына теләктәшлек белдереп ярдәм иткәннәре өчен әниләргә рәхмәт. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 274 | Өстәде: admin | Дата: 28.11.2022

«Укучы әни – укучы ил» республика конкурсының муниципаль этабында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Кадыйрова һәм Мөхәмәтгалиев «Әни укый» номинациясендә 3 нче урынны яуладылар, район мәгариф бүлегенең грамотасы белән бүләкләнделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 410 | Өстәде: admin | Дата: 19.11.2022

2022 нче елның 27 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Уңыш бәйрәме үткәрелде. Укучыларыбыз, командаларга бүленеп, үзләренең уңганлыкларын күрсәттеләр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 492 | Өстәде: admin | Дата: 28.10.2022

Бүген мәктәбебездә тарих фәннәре кандидаты якташыбыз Тәэминә апа Биктимированың «Шимберем – олы тарих эзләрендә» дип аталган китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Кичәдә Татарстанның атказанган укытучысы, фенолог, төбәгебез белгече Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан абый да катнашты. Тәэминә апаның авылдашы Татарстан Республикасы яшьләр сәясәтенең атказанган хезмәткәре Зарипова Зөлфирә апа да чакырылган иде. Кичә бик матур һәм эчтәлекле булды. Без шундый якташларыбыз булуы белән ихлас күңелдән горурланабыз.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 621 | Өстәде: admin | Дата: 14.10.2022

5 нче октябрь – Халыкара укытучылар көне уңаеннан мәктәбебезгә шушы мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран укытучыларыбыз кунакка чакырылды. Бәйрәмдә укучылар тарафыннан концерт, бәйге оештырылды. Бәйрәм табын артында дәвам итте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 498 | Өстәде: admin | Дата: 06.10.2022

« 1 2 3 4 5 »
Эзләү
Календарь
«  Июнь 2023  »
ДСЧПҖШЯ
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Һава торышы


Үткәндә калдылар
[29.11.2014][2014/2015 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучысы Газизова Динә грамота белән бүләкләнде
[12.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә географик викторина узды
[20.12.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Күңелле стартлар»да өченче урын алды
[01.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
5 нче сыйныфларда «Уеннан ― уймак» темасына тәрбия сәгате үткәрелде
[15.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз мини-футбол ярышында II урын алды
[26.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Көзге бал» үтте
[22.09.2014][2014/2015 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр дәвам итә
[03.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Туган якны өйрәнү» музеена барды
[23.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә районыбызның хокук саклау органнары вәкилләре белән очрашу узды
[10.12.2014][2014/2015 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Геройлар көненә карата тәрбия сәгатьләре узды
[13.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз цирк номерлары белән чыгыш ясады
[24.08.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучылар яңа уку елына әзерләнәләр