Пәнҗешәмбе, 28.03.2024, 20:56
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9425
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары! Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! 

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең ир укытучылары, һәр сыйныфның егетләре сезне 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикли. Сезгә озын гомер, саулык-сәламәтлек, тыныч бәхетле көннәр, җан тынычлыгы, яшәүгә дәрт, мул тормыш, укуыгызда, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар теләп кала.

Күңелегезнең аяз күген беркайчан да кара болытлар капламасын. Һәр туар таң сезгә бетмәс-төкәнмәс сөенеч-куанычлар гына алып килсен. Кайгы-хәсрәт сезне һәрчак читләтеп үтсен. Сезгә гомер буе өмет, ышаныч юлдаш булсын!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 374 | Өстәде: admin | Дата: 07.03.2023

2023 нче елның 4 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк» дигән темага лаеклы ялдагы укытучыбыз Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Сәлихҗан улы белән очрашу булды. Ул укучыларга шәҗәрә төзү серләрен ачты.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 376 | Өстәде: admin | Дата: 05.03.2023

2023 нче елның 25 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Аҗаган – 2023» хәрби-спорт уены үткәрелде. «Starentertainment», «Спецназ» һәм «Орлёнок» командалары көч сынашты. Ярыш «Starentertainment» командасы җиңүе белән тәмамланды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 399 | Өстәде: admin | Дата: 25.02.2023

2023 нче елның 21 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең китапханәсендә «Туган тел – бер генә» дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичәдә укучылар туган телебездә шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук туган тел турында мәкальләр әйтелде. Бәйрәмебез «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 365 | Өстәде: admin | Дата: 21.02.2023

2023 нче елның 18 нче февралендә Олы Мәңгәр төп гомуми белем мәктәбе базасында Әтнә муниципаль районының төп гомуми белем бирү мәктәпләренең XVII Спартакиада зачётына кызлар арасында узган чаңгы ярышында Әхмәдуллина 2 нче урын яулады.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 364 | Өстәде: admin | Дата: 20.02.2023

2023 нче елның 14 нче февралендә мәктәбебез укучысы Гарифуллина (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы) Яшел Үзән муниципаль районы Бишнә төп гомуми белем мәктәбендә үткәрелгән педагог һәм остаз елына багышланган «Край родной, навек любимый, где найдёшь ещё такой!» дип аталган фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең X республика конкурсында катнашып «Кече Ватанның танылган кешеләре» секциясендә 2 нче урын яулады. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 413 | Өстәде: admin | Дата: 17.02.2023

2023 нче елның 15 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Әлифба бәйрәме» узды. Бәйрәмгә 1 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре, әбиләре чакырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 342 | Өстәде: admin | Дата: 15.02.2023

2023 нче елның 15 нче февралендә китапханәдә татар халкының каһарман улы Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең (Муса Мостафа улы Җәлилов) [15.02.1906 – 25.08.1944] туган көне билгеләп үтелде. Укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, шигырьләрен яттан сөйләделәр. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 267 | Өстәде: admin | Дата: 15.02.2023

2023 нче елның 11 нче февралендә Әтнәдә «Татарстан чаңгы юлы – 2023» республика чаңгы узышына багышланган район массакүләм чаңгы ярышлары узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе пешекчесе Габдрахманова Алсу Эдуарт кызы 1 нче урын яулады.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 400 | Өстәде: admin | Дата: 13.02.2023

2023 нче елның 10 нчы февралендә 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамиль Шамил улы «Парламент, җәмгыять һәм мин» дигән парламент дәресе үткәрде. Дәрескә авыл җирлеге депутатлары чакырылган иде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 304 | Өстәде: admin | Дата: 10.02.2023

2023 нче елның 7 нче февралендә XVII Спартакиада уеннары кысаларында узган шайбалы хоккей ярышында Әтнә районы төп мәктәпләре арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы 3 нче урын алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 349 | Өстәде: admin | Дата: 08.02.2023

2023 нче елның 19 нчы гыйнварында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 5-7 нче сыйныф укучылары «Балачак әдипләре» проекты кысаларында язучы, журналист, Татарстанның Журналистлар һәм Язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур (2001), Абдулла Алиш (2007), Шәүкәт Галиев (2022) исемендәге премияләр лауреаты Алмаз Гыймадиев белән онлайн очрашуда катнаштылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 362 | Өстәде: admin | Дата: 19.01.2023

2023 нче елның 19 нчы гыйнварында Әтнә янгын сүндерү бүлегеннән Мөхәммәтгалиев Фәргать Тәлгать улы укучылар белән очрашты. Ул укучыларны янгын сүндерүче һөнәрен үзләштерү буенча уку йортлары, андагы шартлар белән таныштырды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 282 | Өстәде: admin | Дата: 19.01.2023

« 1 2 3 4 5 »
Эзләү
Календарь
«  Март 2024  »
ДСЧПҖШЯ
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[18.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында 2 нче урын яулады
[19.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Сабантуй бәйрәме узды
[06.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә кошлар көненә карата кичә үткәрелде
[01.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[16.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Табиблар әти-әниләр белән очраштылар
[04.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Башлангыч сыйныфлар атналыгы» тәмамланды
[01.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Әби-бабайларны Өлкәннәр көне белән котлыйбыз
[06.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга ун ел тулды
[07.05.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды
[02.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
2 нче июнь «Мин – дизайнер» исеме астында узды
[24.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[15.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне искә алынды
[01.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелде