Якшәмбе, 19.09.2021, 13:45
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Бүлекләр
Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 6905
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Каталог статей


Авылда урман үстергән Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов: «Агач утыртырга җил, кошлар булыша»

Әтнә районының Югары Көек авылында гаҗәеп дендрарий бар. 60 төрдән артык 7 мең төпкә якын агач бер урында үсә. Бу урманны бер кеше булдырган – Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов.

Аның кызыксынулары агач утырту белән генә чикләнми икән әле, авыл тарихын да өйрәнә ул, шәҗәрәләр дә төзи, үз җирлегендәге табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп бара, агач эшенә дә оста, район газетасының даими хәбәрчесе дә. 71 яшендә булса да, күз тимәсен үзенә. Габдуллаҗан абыйга җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Сәламәтлек сукмагы буйлап

Нигъмәтҗановларны җайлы эзләп таптык. Лимон төсендәге сары капка авылда аларда гына. Өстәвенә капка төбендә артыш куаклары үсеп утыра, ә өй артында, тау астындагы чишмә буенда гаҗәеп дендрарий җәелеп киткән. Әтисеннән мирас булып калган Чокыр чишмәсен ташламый Габдуллаҗан абый. Инешнең ике як ярына 1970 елларда ук агачлар утырта башлаган. Ел саен урманда 500ләп үсенте өстәлә. Үзебездә үсә торган каен, тал, өрәңгеләрдән тыш, биредә зәңгәр чыршы, ак чыршы, кедр, карагай, кызыл имән, сирәк очрый торган башка агачлар да үсә.

– Дендрарийларга посадкалардан, урманнан агач үсентеләрен кәзе белән алып кайтып утыртам. Кырмыска ояларын күчерәм. Агач утыртырга, урманны баетырга миңа җил, кошлар да ярдәм итә, алар орлыкны тарата. Элек, агачлар үсеп китә алсын өчен, әйләнә-тирәсен агач такта белән әйләндереп ала идем. Хәзер каз, кәҗә, сарык асраучылар юк, бер ни дә комачауламый, – дип елмая әңгәмәдәшем.

Агачларга 90 сыерчык оясы ясап элгән. «Ел саен бирегә сыерчыклар ояламый калмый», – ди ул. 40 елга якын хезмәт, географиядән укыткан, республиканың атказанган укытучысы Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов дистә еллар фенологик күзәтүләр алып бара. Калын журналларында табигатьтәге күренешләрне теркәп бара: сыерчыкларның кайчан кайтканын, оялавын, бала чыгаруын, балаларын очарга өйрәтүен, шомырт чәчәк аткан вакытны, тагын бик күп кызыклы мәгълүматлар табарга була монда. Баштарак бу күзәтүләр белән КФУ галимнәре дә кызыксынып барганнар.

– Минем агач утыртуыма күпләр гаҗәпләнә инде, бер тиенсезгә юк белән йөрисең диючеләр дә бар, ни хикмәт, бер тиенсезгә исереп йөргән кешегә шаккатучы юк. Кайбер районнарда авылда парклар булдыру өчен зур суммада акчалар сарыф итәләр. Ә монда әзер парк-дендрарий. Кешеләр рәхәтләнеп ял итсен, – ди Габдуллаҗан абый.

Урман-парктан кешенең өзелгәне юк, авыл кешеләре чишмәгә суга төшә, мәктәп укучылары экскурсиягә килә. Урман хуҗасы аларга һәр агач турында тәмләп, озаклап сөйләргә риза. Габдуллаҗан абый үзе дә көн саен чишмәгә илтә торган «сәламәтлек» сукмагы буйлап, урманның хәлен белеп менә. Кыш көне кар астында калган сукмакны табар өчен юлның кырыйларына әремнәр утыртып чыккан. 

Бүгенге әйбер иртәгә тарих

Габдуллаҗан абыйның тагын бер зур хезмәте – шәҗәрәләр. Тулы бер авылының шәҗәрәсен булдырган ул. «Безнең авыл якынча 1716 елларда барлыкка килгән. Авылда иң беренче булып төпләнгән биш кешенең нәсел шәҗәрәсенә барлык авылның нәселе сыеп бетә», – ди Габдуллаҗан абый. Гадәттә, агач, чәчәк формасындагы шәҗәрәләр күреп күнеккән, ә әңгәмәдәшем аны фәнни стильдә ясаган, нәсел буыннарын цифрлар ярдәмендә күрсәткән. Бер нәсел генә дә 11 буынга кадәр өйрәнелгән. Бу тарихи документларны төрле төбәкләрдән сорап килүчеләр дә бар икән.

– Соңгы елларда кешеләрнең тарихка тартылулары, нәсел агачлары белән кызыксынулары сөендерә. Кеше дүрт шәҗәрә белсә яхшы, әтисе-әнисе ягыннан әби-бабайларының нәселләрен өйрәнү кирәк. Татарлыкны, милләтебезне саклап калу өчен тарихыбызны, шәҗәрәләребезне белү мөһим. Шәҗәрә төзү өчен шөкер, шартлар җитәрлек. Бу мәсьәләдә архив материаллары, муллаларның элек алып барган метрика кенәгәләре, зираттагы кабер ташлары, мәктәптә кулланылган журналлар, кешеләрнең сандык төпләрендә сакланып калган шәҗәрәләре, үзләренең хатирәләре дә ярдәм итә, – ди әңгәмәдәшем.

Моннан тыш Габдуллаҗан абыйның үзендә дә бай архив туплана. Ул якты дөньядан киткән һәр авылдашы турында кыскача мәгълүмат теркәп бара. Авылдагы йортларның нигезләрен, җирле атама тарихларын да аерым язып куйган.

– Авыл тарихы өйрәнелеп бетте, дип нокта куеп булмый. Бүгенге әйбер иртәгә тарих бит инде ул. Шуңа да бар белгәнемне, ишеткәннәремне дәфтәргә теркәп барырга тырышам. Башым компьютер түгел. Киләчәктә эзләнүләремне туплап, китап бастырып чыгарырга да телим, – ди Габдуллаҗан абый.

Габдуллаҗан абый белән Илсияр апа өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Гөлназ белән уллары Илназ да әтиләре кебек географ. Сөйләшүебез табын янында дәвам итә. Тормыш турында гапләшәбез. Габдуллаҗан абый бик аралашучан. Хатыны Илсияр апа: «Кунып калсагыз да була, бик күп нәрсәләр сөйләргә әзер әле ул сезгә», – дип шаярта. Әңгәмәдәшемне авылларның картая баруы борчый, шулай ук яшьләрнең әзерне көтеп ятуларына да аптырый ул.

– Авылда эш юк, диләр. Тик күктән төшкәнне көтеп ятып булмый бит инде, эшне булдырырга, табарга кирәк. Кызганыч, кешене эш табарга өйрәтеп бетерә алмыйбыз. Бер кешеле йортлар күбәйде, авыллар шулай бетәр микән? – дип борчыла ул.
Бетмәс, Габдуллаҗан абый, сезнең кебек үрнәк кешеләр булганда, сезнең тәрбияне алып үскән укучыларыгыз арасында эшегезне дәвам итүчеләр, авылны мактаучылар һичшиксез булыр. 

Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗановтан сыналган сынамышлар

- Кар күп булса, уңыш мул була.
- Яз көне карга килүгә чыбык ташып оя ясый башлый икән, җылытачак.
- Тау битендә кар көртләре күп булса, җиләк уңачак.
- Төтен туры күтәрелсә, салкын булачак.

Эльвира Мозаффарова

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Категория: Табигать, тарих… | Өстәде: admin (28.02.2019)
Карап чыгулар: 333 | Рейтинг: 5.0/35
Эзләү
Тәрбия
Вакыт агышы
Һава торышы