Пәнҗешәмбе, 02.05.2024, 18:08
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9499
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


Фазылҗанов Рәфис 2010-2011 нче уку елында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлады. Хәзер ул укуын Арчада дәвам итә. Сезгә аның «Мәктәбем» шигырен тәкъдим итәбез.


Мәктәбем

Юксынулар кисәк биләп алды
Хатирәләр басты йөрәгем.
Ни хәлләрдә икән сез дусларым?
Ничек яши икән мәктәбем?

Озатсаң да безне, әй мәктәбем,
Юксындыра синсез яшәве.
Тыңгы белмәс көмеш кыңгыравың
Һаман дәресләргә дәшәме?

Дулкынланып иртән юлга чыктым,
Юлым сиңа иде, мәктәбем,
Букетымны кысып кулларыма
Хәтеремдә атлап кергәнем.


Дөньяны син яңа яктан ачтың,
Төшендердең белем серләрен.
Классташлар, яңа дуслар таптым
Синең ярдәм белән, мәктәбем.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1198 | Өстәде: admin | Дата: 24.01.2012


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Фәтхрахманов Ильмир «Милый счетчик», Әскәрова Диләрә «Рәхмәт энергетикларга» шигырьләре һәм Галиәхмәтова Дилә «Берегите энергию» рәсеме белән «Энергия Детства» конкурсында катнаштылар.

Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 665 | Өстәде: admin | Дата: 23.01.2012

2012 нче елның 16 нчы гыйнварыннан 20 нче гыйнварына кадәр Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы үткәрелде.
Көн тәртибе:
1. «Балаларга әхлак тәрбиясе бирү үзенчәлекләре» темасына чыгыш.
2. II чирек нәтиҗәләре.

Җыелышларга кадәр, әти-әниләр балаларының дәресләрендә дә булдылар.
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 4327 | Өстәде: admin | Дата: 21.01.2012


Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!

Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләренең Интернет-сайтлары арасында уздырылган V республика конкурсының икенче турына узды.

17 сеннән 23 нче гыйнварга кадәр узачак интернет–фестивальдә катнашып, Сез безнең һәм башкаларның сайтларына карата фикерләрегезне белдерә аласыз. Рәхим итегез...


Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 589 | Өстәде: admin | Дата: 17.01.2012

«Шәфкатьлелек операциясе» эшен кышкы ялда булсак та дәвам иттек. Укучыларыбыз Шәмсиев Гаяз һәм Нияз ялгыз яшәгән Гөлсәгыйдә апаның, Кадимова Надия һәм Шакирова Энҗе Каримова Мөкәррәмә апаның каралты-курасын кардан чистарттылар.
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 669 | Өстәде: admin | Дата: 10.01.2012

2012 нче елның 2 нче гыйнварыннан 8 нче гыйнварына кадәр Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе яны «Йолдызчык» кышкы ял һәм сәламәтләндерү лагере эшләде. Укучылар районыбыз үзәгендә урнашкан Боз шәһәрчегендә, Сибгат Хәким музеенда, Әтнә дәүләт драма театрында булдылар, чана-чаңгыда шуып, төрле спорт ярышларында катнашып, сәламәтлекләрен ныгыттылар.
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 501 | Өстәде: admin | Дата: 09.01.2012

Кышкы каникул вакытында 6-8 нче сыйныф укучылары рус теле һәм әдәбиятыннан, табигать фәннәреннән район олимпиадасында катнашып кайттылар.

Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 622 | Өстәде: admin | Дата: 09.01.2012


2012 нче елның 5 нче гыйнварында Казан кремлендәге Бөек Ватан сугышына багышланган музей-мемориал җитәкчесе Михаил Черепанов җитәкчелегендәге «Хәтер маршы» безнең мәктәбебездә булып китте. Алар укытучылар һәм укучылар белән очраштылар, Казан хәрби дан клубы тарафыннан кайда күмелгәннәре ачыкланган 58 якташыбызның исемлеген тапшырдылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 923 | Өстәде: admin | Дата: 07.01.2012


Кышын кошларга салкыннар түгел, ә ачлык куркыныч тудыра. Ачлыктан 10 песнәкнең 2-се генә исән кышлый. Шуны күздә тотып, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары җимлекләр ясап элделәр.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 750 | Өстәде: admin | Дата: 29.12.2011



2010 нчы елның декабрь аенда район Балалар Думасы утырышы булды. Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия спикер итеп сайланды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 794 | Өстәде: admin | Дата: 28.12.2011

 

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!


 
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы Сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә иминлек һәм бәхет белән тулы көннәр, эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар теләп кала.


Яңа 2012 нче ел барыгызга да бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, яңалыклар алып килсен! Юлларыгыз һәрвакыт уң, уй-хыялларыгыз якты, сәламәтлегегез корычтай нык булсын! Яңа ел кичендә теләгән барлык теләкләрегез кабул булсын!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 775 | Өстәде: admin | Дата: 26.12.2011



Хокук бозулар һәм наркоманиягә каршы профилактика буенча күрсәтелгән "Зорка Венера" кинофильмына карата язылган сочинениеләр конкурсында кечкенәләр төркемендә икенче урын алган өчен Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1145 | Өстәде: admin | Дата: 15.12.2011



2011 нче елның 9 нчы декабрендә Биектау районы Айбаш урта мәктәбендә уздырылган IV республикакүләм "Туган як табигате" фестивалендә "Тукайны күргән мәчет" эзләнү эше белән уңышлы чыгыш ясап, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия "Туган як тарихы" номинациясендә 3 нче урын алды һәм грамота белән бүләкләнде. Җитәкчесе - Хәбибуллин Рамил Шамил улы.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 655 | Өстәде: admin | Дата: 11.12.2011

« 1 2 ... 4 5 6 7 8 9 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[25.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[25.01.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне билгеләп үтелде
[08.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Бөек Җиңүнең 73 нче язы
[18.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз республикакүләм бәйгенең дипломанты булды
[30.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Туган (татар) тел буенча район олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды
[11.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мактау кәгазе тапшырылды
[01.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[10.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз Казан милли ярыммарафонында катнашты
[20.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Белем җәүһәрләре – 2017» VIII Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
[25.01.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз хоккей ярышында 4 нче урынны яуладылар
[23.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Сабантуй бәйрәме узды, соңыннан лагерь ябылды
[03.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Җәмгыять белеменнән район олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды
[25.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучылары проект эшләре якладылар