Чәршәмбе, 19.03.2025, 05:51
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10361
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы




Ел саен үткәрелә торган «Вместе мы - одна страна!» республика балалар иҗат фестивалендә катнашкан өчен Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә грамота белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 610 | Өстәде: admin | Дата: 19.05.2012



2012 нче елның 19 нчы маенда пионериянең 90 еллыгына «Дуслык учагы» булды. Без 10 укучы составында катнаштык.

Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 635 | Өстәде: admin | Дата: 19.05.2012



10 нчы май көнне «Эрудит-клуб»ның финал турында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы III урын яулады һәм грамота белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 607 | Өстәде: admin | Дата: 11.05.2012



2012 нче елның 8 нче маенда Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан һәйкәл янында бәйрәм тантанасы үткәрелде. Авылыбыздагы бердәнбер сугыш ветераны Шакирова Наҗия апа кунакка чакырылды. Ул укучыларга үзенең җылы теләкләрен җиткерде. Һәйкәлгә венок куелды һәм укучылар тарафыннан монтаж күрсәтелде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 772 | Өстәде: admin | Дата: 09.05.2012

 

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы сезне Җиңү көне белән тәбрикли.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәткәрләренә һәм аларның якыннарына исәнлек, бәхет, аяз күк йөзе, иминлек теләп кала.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1031 | Өстәде: admin | Дата: 08.05.2012



2012 нче елның 3 нче маенда Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә 8 нче сыйныф укучылары тарафыннан «Яшьләр көне» уңаеннан мәктәп күләмендә чара үткәрелде. Туфан Миңнуллинның «Кайда хаклык, кайда дөреслек» комедиясеннән өзек куелды. Җитәкчесе Шәрипова Ләйсәния Сәләхетдин кызы.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 622 | Өстәде: admin | Дата: 03.05.2012



Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары катнашында 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган «Яз - матур» исеме астында бәйрәм-кичә үтте. 

Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1264 | Өстәде: admin | Дата: 02.05.2012



Казан милли тикшеренү технология университеты уздырган «Вперед – в прошлое - 2012» иҗади конкурсында катнашып, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары Якупова Алинә, Газизова Динәләр сертификат алдылар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр (җитәкчесе Шакирова Венера Илгизәр кызы).

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 545 | Өстәде: admin | Дата: 30.04.2012


«Сабантуй» газетасы һәм «Белем.ру» порталы белән берлектә «Канатлы дустым ашханәсе» фотосюжетлар бәйгесе үткәрде. Бу бәйгедә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары Азат Әхмәдуллин, Динә Газизова һәм Алинә Якуповалар да катнашты; II урын яулап Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. 

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 2363 | Өстәде: admin | Дата: 30.04.2012



Казан милли тикшеренү технология университеты уздырган «Вперед – в прошлое - 2012» иҗади конкурсында катнашып, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары Әхмәдуллина Диләрә, Гарипов Рәсим, Кадимов Нәзир, Мөхетдинов Илфир, Шакирова Азалия сертификат алдылар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр (җитәкчесе Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы).

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 579 | Өстәде: admin | Дата: 30.04.2012



2012 нче елның 26 нчы апрелендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә биология укытучыларының зона семинары үткәрелде. Семинарда биология укытучысы Шакирова Флера Гарифҗан кызының ачык дәресе һәм 5-6 нчы сыйныфлар арасында «Тере планета. Биологик КВН»ы уңышлы узды. Мәгълүмати-методик үзәк методисты Бадыкова Гөлназ Шамил кызы җитәкчелегендә Арча районы Яңа Кенәр лицееннан килгән биология укытучылары Садыйкова Нурсия Камил кызы, Әхмәтгалиева Әминә Хәйдәр кызы катнашында түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 703 | Өстәде: admin | Дата: 27.04.2012



2012 нче елның 26 нчы апрелендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә китапханәче Шәрәфиева Гөлфия, Габдулла Тукай туган көнне искә алып, 1-11нче сыйныф укучылары катнашында «Яз, Тукай, шигърият» дип аталган шигырь бәйрәме уздырды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 668 | Өстәде: admin | Дата: 27.04.2012



Казан милли тикшеренү технология университеты уздырган «Вперед – в прошлое - 2012» иҗади конкурсында катнашып, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары Әскәрова Диләрә, Галиәхмәтова Дилә, Закирова Язилә «Әкияти әверелеш» номинациясендә II дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр (җитәкчесе Зарипова Рүзия Сәлих кызы).

... Дәвамын укырга »
Категория: 2011/2012 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 669 | Өстәде: admin | Дата: 26.04.2012

« 1 2 3 4 ... 8 9 »
Эзләү
Календарь
«  Март 2025  »
ДСЧПҖШЯ
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[25.08.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Кәбирова Гөлсем Сәлихҗан кызы Мактау кәгазе белән бүләкләнде
[19.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
1 нче сыйныф укучылары китапханәдә кунакта булдылар
[04.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Юныс Әхмәтҗановның туган көне искә алынды
[29.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Могҗизалар кыры» уены үткәрелде
[16.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагере: 14 нче көн
[24.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[30.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча III урын алды
[17.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Википедиянең туган көне билгеләп үтелде
[27.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәп китапханәсендә күргәзмә эшләп куелды
[03.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Әлифба бәйрәме» үтте
[05.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз чаңгы ярышында кубок алды
[19.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә мәрхәмәтлелек атналыгы үтте
[15.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында кубок алды