Шимбә, 20.04.2024, 14:36
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9476
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


23:09
Ана - шәфкать диңгезе


2012 нчы елның 26 нчы ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Шәфкатьлелек ярминкәсе узды, Әниләр көне билгеләп үтелде. Бәйрәмне 8 нче сыйныф укучылары һәм аларның җитәкчесе Зарипова Рүзия Сәлих кызы оештырды.



Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, озын гомер, бәхет телибез. Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч булсын!

Чәчәк букетлары бүләк итсәк,
Чәчәк букетлары корыр ул.
Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,
Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

«Әнкәйләргә» Алмаз Закиров музыкасы, Рәфис Фазылҗанов сүзләре.











Онытмагыз аналарны!

Әй хәтирә, хәтер баласы,
Һәр көн саен атлап кая барасың?
Тормышта бит хәзер бик күпләре
Онытып бара газиз анасын.

Ана кеше уйламыйча агын, карасын
Календарьнең тугыз аен саный-саный
Күңел дәфтәренә мизгелләрен тезә-тезә,
Якты дөньяга тудыра ул, баласын.

Газиз әнкәйләрнең кирәклеген
Нигә онытабыз икән иртәрәк.
Күпме көнен сиңа багышлады,
Сөеп сине, һәрчак иркәләп.

Әй белмәдем, әй күрмәдем, диеп
Уңга-сулга, карый-карый,
Бала хәтер дәфтәрендә көеп,
Кылган яхшылыкларын саный.

Бармы соң ул кылган яхшылыгың?
Бала, тыныч кына утырып, уйлап кара.
Әнкәеңә күрсәт, кадер, хөрмәт!
Гомер кыска, уйла, бала, соңга калма!

Зарипова Рүзия Сәлих кызы



Әниләр көненә кагылышлы башка фотоларны Фотоальбомнарның Әниләр көне - 2012 бүлегеннән карый аласыз. Рәхим итегез!


Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 716 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/37
Эзләү
Календарь
«  Ноябрь 2012  »
ДСЧПҖШЯ
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[10.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
9 нчы декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне
[20.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика кроссында катнаштылар
[06.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр дәвам итә
[19.01.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре белән очрашу узды
[17.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Музейлар көне» узды
[19.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без экстремизмга каршы» дигән темага сыйныф сәгате узды
[07.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Кошлар безнең дусларыбыз» исемле викторина үткәрелде
[20.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгына сәяхәт
[01.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» җәйге ял лагере ачылды
[28.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучылары бәйгедә катнаштылар
[29.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә комсомолның туган көне билгеләп үтелде
[08.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Яз бәйрәме белән!
[27.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Әниләр көне узды