Фазылҗанов Рәфис 2010-2011 нче уку елында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлады. Хәзер ул укуын Арчада дәвам итә. Сезгә аның «Мәктәбем» шигырен тәкъдим итәбез.
| Мәктәбем
Юксынулар кисәк биләп алды Хатирәләр басты йөрәгем. Ни хәлләрдә икән сез дусларым? Ничек яши икән мәктәбем?
Озатсаң да безне, әй мәктәбем, Юксындыра синсез яшәве. Тыңгы белмәс көмеш кыңгыравың Һаман дәресләргә дәшәме?
Дулкынланып иртән юлга чыктым, Юлым сиңа иде, мәктәбем, Букетымны кысып кулларыма Хәтеремдә атлап кергәнем.
Дөньяны син яңа яктан ачтың, Төшендердең белем серләрен. Классташлар, яңа дуслар таптым Синең ярдәм белән, мәктәбем.
|
Юлым озак, авыр кебек иде, Сизелми дә калган үткәнем. Юл күрсәтеп, ныклы белем биреп, Син озатып калдың, мәктәбем.
Максатыма ныклы атлап барам,
Кызарырлык түгел үткәнем.
Хыялымның чынга ашуында
Синең өлеш бик зур, мәктәбем!
|