Сишәмбе, 19.03.2024, 12:31
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9401
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы
2024 нче елның 6 нчы мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе базасында узган «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабында «Тамчы» бию коллективы «Хореография» номинациясендә 2 нче дәрәҗә дипломант булды (җитәкчеләре Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы, Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы). 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 83 | Өстәде: admin | Дата: 10.03.2024

2024 нче елның 6 нчы мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе базасында узган «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабында Рәхмәтуллиннар гаиләсе «Гаилә династиясе осталары» номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат булды (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 104 | Өстәде: admin | Дата: 10.03.2024

2024 нче елның 6 нчы мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе базасында узган «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабында укучыбыз Кадыйрова «Нәфис сүз» номинациясендә (өлкән группа) 2 нче дәрәҗә лауреат булды (җитәкчесе Хлопушин Рәдис Радик улы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 115 | Өстәде: admin | Дата: 10.03.2024

Патриотик айлык кысаларында мәктәп күләмендә малайлар арасында үткәрелгән чаңгы ярышында Гыймранов Н. җиңү яулады. Мөхәмәтгалиев Ф. һәм Гыймранов А. 2 нче һәм 3 нче урыннарны алдылар.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 175 | Өстәде: admin | Дата: 02.03.2024

Патриотик айлык кысаларында мәктәп күләмендә кызлар арасында үткәрелгән чаңгы ярышында Әхмәдуллина җиңү яулады. Рәхмәтуллина һәм Габдрахманова 2 нче һәм 3 нче урыннарны алдылар.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 161 | Өстәде: admin | Дата: 02.03.2024

1 нче март көнне мәктәбебездә 1 нче сыйныф укучысы Владимирның зур бәйрәме – Әлифба белән саубуллашу кичәсе узды. Вова ярты ел эчендә матур итеп укырга, язарга, җырларга, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә өйрәнде. Бәйрәмдә дә сынатмады ул. Әнисе дә сөенеп утырды. Вова өчен мәңге онытылмаслык чын бәйрәм булды. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 152 | Өстәде: admin | Дата: 02.03.2024

2024 нче елның 29 нчы февралендә Гомәр Мәрдәнов исемендәге театраль фестиваль кысаларында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә эшләп килгән «Тамчы» иҗат берләшмәсенә йөрүче укучыларыбыз Галимҗан Гыйльманов пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Минем исемем – Бүрек» спектаклен күрсәтте.  

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 183 | Өстәде: admin | Дата: 29.02.2024

Түбән Көек мәктәбендә озак еллар профсоюз комитеты рәисе булып эшләгән ветеран укытучы Хәбибуллин Шамил Вәли улын 70 яшьлек юбилее белән котладык.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 203 | Өстәде: admin | Дата: 28.02.2024

2024 нче елның 24 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Аҗаган – 2024» хәрби-спорт уены үткәрелде. «Динамит», «Гром» һәм «Молния» командалары көч сынашты. Ярыш «Динамит» командасы җиңүе белән тәмамланды. «Молния» һәм «Гром» командалары 2 нче һәм 3 нче урыннарны алдылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 174 | Өстәде: admin | Дата: 24.02.2024

2024 нче елның 20 нче февралендә Патриотик айлык уңаеннан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән «Күңелле стартлар» үтте. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 179 | Өстәде: admin | Дата: 21.02.2024

2024 нче елның 19 нчы февралендә Гаилә елы уңаеннан 3 нче сыйныфта «Гаилә – җылы учак» дип исемләнгән чара узды. Чарада балалар җырладылыр, биеделәр һәм әти-әниләр белән бергәләп төрле бәйгеләрдә катнаштылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 182 | Өстәде: admin | Дата: 19.02.2024

16 нчы февраль көнне Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 4-7 нче сыйныф укучылары «Без киләчәкне сайлыйбыз» дигән темалы парламент дәресендә булдылар. Әлеге дәрестә укучылар Конституция, закон, парламент, сайлау хокукы төшенчәләрен ныграк өйрәнделәр. Дәүләт парламенты төзелеше белән таныштылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 150 | Өстәде: admin | Дата: 16.02.2024

9 нчы февраль көнне Теләче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы үтте. Әлеге бәйгедә Әтнә, Арча, Кукмара, Теләче, Биектау, Балтач районының муниципаль этапларында җиңү яулаган татар теле һәм әдәбияты укытучылары дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Әтнә районы данын Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы яклады. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 197 | Өстәде: admin | Дата: 13.02.2024

1 2 3 ... 103 104 »
Эзләү
Календарь
«  Март 2024  »
ДСЧПҖШЯ
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[01.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфлар «Тамчы-шоу» уенында катнаштылар
[09.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Бер күрешү − бер гомер» исемле очрашу кичәсе узды
[14.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Сәламәтлек көне» узды
[13.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[09.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үтте
[15.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Абдулла Алишның туган көне искә алынды
[15.01.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
«Ел укытучысы – 2020» конкурсының муниципаль этабы узды
[25.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Шәфкатьлелек ярминкәсе» узды
[11.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды
[31.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз шахмат буенча бәйгедә кубок алды
[28.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Әтнә район суды хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән очраштылар
[24.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Сугыш чоры җырлары» бәйгесе үтте
[02.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды