Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
Төп бит » Архив материалов

 |
4 нче декабрь көнне күренекле якташ шагыйребез Сибгат Хәкимнең туган көнен искә алу уңаеннан, Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе китапханәсендә китапханәчеләр 7 нче сыйныф укучылары белән шигырь кичәсе уздырдылар. Китап күргәзмәсе куелды, күзәтү ясалды. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2020 нче елның 25 нче ноябрендә бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабында катнашып, җәмгыять белеменнән призер булган Аскаровны (укытучысы Хәбибуллин Рамиль Шамил улы) котлыйбыз. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
1 нче декабрь – Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә тәрбия сәгатьләре үткәрелде. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
Әниләрне бәйрәм белән котлап, Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең һәр сыйныфы үзенең чыгышын видеога төшерде. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2020 нче елның 19 нчы ноябрендә рус теленнән булып узган Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль турында катнашкан укучыларыбызның нәтиҗәләре куанырлык:
1. Аскаров – җиңүче,
2. Шакирова – җиңүче,
3. Галиәхмәтова – призер,
4. Йосыфов – призер,
5. Халикова – призер.
Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз, алда да зур уңышларга ирешүләрен көтеп калабыз. Аларны әзерләүче рус теле һәм әдәбияты укытучылары Кадимова Сөмбел Мулланур кызына һәм Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызына рәхмәтебезне җиткерәбез. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2020 нче елның 24 нче ноябрендә мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары «Казан дәүләт энергетика университетында кунакта» дигән онлайн-чарада катнаштылар. Чара Казан Дәүләт энергетика университеты тарафыннан дистанцион рәвештә, онлайн-режимда Zoom мәйданчыгын кулланып үткәрелде. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2020 нче елның 20 нче ноябре көнне Казан шәһәренең «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында XI «Белем җәүһәрләре» һәм XIII «#әдәбимарафон» дөньякүләм бәйгеләренең финалистларын бүләкләү тантанасы узды. «Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең «Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект» номинациясендә уңышлы катнашкан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты дипломант булды. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Уңыш бәйрәме хөрмәтенә һәр сыйныф видео төшерде һәм яшелчәләрдән композицияләр ясады. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2020 нче елның 17 нче октябрендә «Ак Барс Агро» ширкәте җитәкчесе Сәлахов Шәйдулла Имам улы призына милли көрәш буенча бәйге узды. Анда составына Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары кергән Әтнә районы командасы да катнашты. Арча муниципаль районы беренчелегенә уздырылган бәйгедә Аскаров үз авырлыгында 1 нче урын алды, «Арча» спорт мәктәбе»ннән медаль һәм грамота белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
 |
2020 нче елның 8 нче октябрендә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе китапханәчесе Шәрәфиева Гөлфия Низам кызы район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
« 1 2 3 4 5 ... 111 112 »
|
|
| | |