Статистика
Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Төп бит » Архив материалов
В рамках Недели добрых дел 13 марта 2018 года в МБОУ «Нижнекуюкская ООШ» Атнинского муниципального района РТ проводился литературный вечер, посвященный 190-летию великого русского писателя Л.Н.Толстого «Человек человечества славен на века». Л.Н.Толстой – человек величайшей нравственности, мудрости, доброты, самоотверженного служения людям. Соприкоснувшись с жизнью и творчеством великого писателя, учащиеся поняли своеобразие личности Л.Н.Толстого. На вечере учащиеся познакомились с интересными фактами из жизни писателя, открыли новые грани его таланта. Также на вечере учащиеся смогли увидеть инсценирование эпизодов известнейших произведений писателя. Подготовлено и проведено мероприятие учителем русского языка и литературы Эльверой Мансуровной Фатхрахмановой.
...
Дәвамын укырга »
2018 нче елның 12 нче мартында мәктәп (Шәрәфиева Гөлфия) һәм авыл китапханәчесе (Әхмәдуллина Эльмира) тарафыннан китапханәдә «Ватаным Татарстан» газетасының нәшер ителә башлавына 100 ел тулу уңаеннан күргәзмә эшләп куелды.
...
Дәвамын укырга »
2018 нче елның 6 нчы мартында мәктәп (Шәрәфиева Гөлфия) һәм авыл китапханәчесе (Әхмәдуллина Эльмира) тарафыннан китапханәдә «Күңел җылым – хезмәтемдә» дип исемләнгән очрашу уздырылды. Анда авылыбыз уңганнарының (Фазылҗанова Әлфинур, Шиһапова Нурсия, Әхмәдуллина Гөлниса, Зарипова Рүзия, Заһидуллина Розалия, Хәйруллина Нүрдидә, Хәкимова Фирая) кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Очрашуга алар үзләренең кул эшләре белән кунакка килделәр һәм осталык серләре белән уртаклаштылар. Очрашу бәйрәм табыны артында узды.
...
Дәвамын укырга »
2018 нче елның 6 нчы мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә 8 нче март – халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Кызлар-йолдызлар» дип исемләнгән могҗизалар кыры уздырылды. Уен-тамашада һәр сыйныфтан кызлар катнашты. Алар бәйрәмгә күчтәнәчләр белән килделәр. Бүгенге бәйрәм башлангыч сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре тарафыннан әзерләнде. Уен концерт номерлары белән тулыландырылды.
...
Дәвамын укырга »
2018 нче елның 2 нче мартында узган XII Спартакиадада чаңгы ярышы буенча Әтнә районы төп мәктәпләре арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары командасы 1 нче урын алды һәм кубок белән бүләкләнде. Укучыларыбыз Нуриев һәм Гатиятова II урыннарны алдылар.
...
Дәвамын укырга »
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучы Кадыйрова «Созвездие-Йолдызлык – 2018» 18 нче Республикакүләм телевизион эстрада фестиваленең район турында «Конферанс» номинациясендә дипломант исеменә лаек булды (җитәкчесе Зарипова Рүзия Сәлих кызы).
...
Дәвамын укырга »
2018 нче елның 3 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә 1 нче сыйныф укучылары тарафыннан «Әлифба бәйрәме» үткәрелде. Балалар бәйрәмдә җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, «Әлифба», «Азбука», «Математика», «Әдәби уку» дәреслекләре алып килгән биремнәрне башкардылар. Бәйрәмдә балаларның әти-әниләре һәм 5 нче сыйныф укучылары катнашты. Бәйрәм күңелле үтте.
...
Дәвамын укырга »
2018 нче елның 28 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Закиров (җитәкчесе Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы) һәм Кадыйрова (җитәкчесе Заһидуллина Розалия Әхәт кызы) Биектау районы Олы Битаман мәктәбендә язучы Рафис Корбан иҗатын өйрәнүгә багышланган зона күләмендәге бәйгедә катнашып кайттылар. Укучылар сертификат һәм Рафис Корбан шигырьләре китабы белән бүләкләнделәр.
...
Дәвамын укырга »
2018 нче елның 27 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә, патриотик айлык кысаларында, «Ягез әле, егетләр!» бәйгесе үтте. Укучы егетләребез төрле ярышларда үзләрен сынадылар. Иң соңыннан аркан тарту булды. Укучы егетләребез ир укытучылар белән дә аркан тартып, бәйрәм бик күңелле рухта тәмамланды.
...
Дәвамын укырга »
2018 нче елның 24 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары «23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне»нә багышланган кичә уздырдылар (сыйныф җитәкчесе Хәбибуллин Рамиль Шамил улы).
...
Дәвамын укырга »