Пәнҗешәмбе, 13.11.2025, 04:09
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10867
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


22:09
Мәктәбебездә «Туган якка солдат сәламе» исемле кичә үткәрелде

...Ә аналар, нечкә күңеллеләр,
Көн дә хатлар көтә улыннан.
Хәер-догаларын укып көтә,
Күзен алмый киткән юлыннан.

Аналарның хәер-фатыйхасы
Юлдаш булсын солдат улларга.
Көч вә кодрәт бирсен, куәт бирсен
Иминлеген илнең сакларга!

23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көнендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Туган якка солдат сәламе» дип исемләнгән солдат аналары белән очрашу кичәсе уздырылды. Кичәбезнең кадерле кунаклары итеп бүгенге көндә Ватанны саклаучы егетләребезне дөньяга тудырган һәм тәрбияләп үстергән әниләр – Солдат Аналары чакырылды.

Россия армиясе – дөньядагы иң зур армия. Анда миллионнан артык солдат хезмәт итә. Шул солдатлар арасында безнең якын-тирә авыллардан да 4 егетебез бар. Менә алар: Шиһапов Айназ, Сәхибуллин Рифат, Галимуллин Рәмис һәм Лотфуллин Альфредлар. Ә менә Гайнуллин Айназ белән Мөхетдинов Инсаф яңа гына исән-сау, ныгып, армия сафларында хезмәт итеп кайттылар.

Аналар бөтен йөрәк җылыларын биреп үстергән балалар, үсеп буйга җитү белән, очар кошлар кебек, тирә-якка таралалар. Нишлисең бит, ананың бөеклеге дә әнә шунда – ул илебезнең, һәр почмагында намус белән хезмәт итә алырлык, белемле, тырыш, сәләтле, илһамлы балаларын үстереп Ватаныбыз кулына тапшыра. Аннан соң?! Аннан соң, сабыр гына кош теледәй генә булса да бер хат көтә, изге хәбәр көтә ана. Кадерле әниләрнең йөрәк түренә күпме җылылык, наз, яхшылык сыйган! Кичәбездә шушы аналарга мәдхия җырланды. Кичәне 9 нчы сыйныф җитәкчесе Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы алып барды. Җыр, биюләр белән үрелеп барган кичә укучыларга патриотик тәрбия бирүнең бер үрнәге булды.

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1008 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/24
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2017  »
Д С Ч П Җ Ш Я
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[30.01.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Ашыт» дәүләт сакланышы белгечләре белән очраштылар
[06.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә язның беренче бәйрәме билгеләп үтелде
[02.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагере ачылды
[26.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Саннар дәресе»нең чираттагысы үтте
[13.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[22.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Башваткыч» уенында катнаштылар
[21.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә изге эшләр атналыгы дәвам итә
[27.01.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар
[02.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз мини-футбол ярышында III урын алдылар
[21.09.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара тынычлык көне билгеләп үтелде
[15.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Абдулла Алишның туган көне искә алынды
[18.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Китапханәчеләр һөнәр сайлау почмагы эшләп куйдылар
[15.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә кулланучылар хокукын яклау көне билгеләп үтелде