Чәршәмбе, 17.06.2026, 22:26
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 11000
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2017 нче елның 28 нче гыйнварында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә 8 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы) тарафыннан «Бер күрешү − бер гомер» дигән исем астында студентлар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуга мәктәпне төрле елларда тәмамлаган студентлар Василова Эльвира (2013 нче елгы чыгарылыш), Кадимова Надия (2015), Нуриев Альберт (2016), Садриев Ислам (2015), Шакирова Карина (2015), Хафизова Әминә (2015) килде. Алар кызыклы итеп укулары, сайлаган һөнәрләре, яңа коллективта очраган авырлыклар һәм аларны җиңү юллары турында сөйләделәр. Укучылар үзләре өчен файдалы бик күп мәгълүмат алдылар. Очрашуда катнашучылар 2015 нче елда фаҗигале рәвештә һәлак булган КФУ студенты Габдуллаҗанова Гөлия Илдус кызын (2014 нче елгы чыгарылыш) бер минут тынлык белән искә алдылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1016 | Өстәде: admin | Дата: 01.02.2017

2017 нче елның 1 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Балачак фәлсәфәсе» дип исемләнгән әдәби кичә оештырылды. Ул язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш премиясе лауреаты (2002), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2003) Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльмановның 60 яшьлек юбилее хөрмәтенә багышланды. Кичәдә язучының шаян шигырьләре сөйләнде, аның сүзләренә язылган җырлар тыңланды, хикәяләре сәхнәләштерелде (оештыручы 2 нче сыйныф җитәкчесе Шакирова Венера Илгизәр кызы).    

... Дәвамын укырга »

Категория: 2016/2017 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 782 | Өстәде: admin | Дата: 01.02.2017

Эзләү
Календарь
«  Февраль 2017  »
Д С Ч П Җ Ш Я
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728
Тәрбия
Вакыт агышы
Татнет сулышы
Материалов за текущий период нет.
Үткәндә калдылар
[27.06.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Әтнә районы башкарма комитеты Рәхмәт хаты тапшырылды
[25.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Көчсез звено» уены узды
[13.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз өстәл теннисы буенча бәйгедә катнаштылар
[21.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә халыкара кочаклашу көне билгеләп үтелде
[10.04.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Сыйныфларда туклану темасына тәрбия сәгатьләре уздырылды
[21.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Тукай айлыгы дәвам итә
[03.02.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
1 нче сыйныфта «Гаилә бәхете – балада» исемле чара үткәрелде
[29.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә эрудит уены уздырылды
[05.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз чаңгы ярышында кубок алды
[15.08.2025][2025/2026 нчы уку елы яңалыклары]
Ветеран укытучы Зәйтүнә апа бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә
[31.05.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә түгәрәк өстәл узды
[28.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Әтнә район суды хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән очраштылар
[01.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Өлкәннәр көне билгеләп үтелде