Шимбә, 27.04.2024, 06:44
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9495
Статистика

Онлайн барлыгы: 2
Кунаклар: 2
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2023 нче елның 24 нче августында яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе автобус йөртүчесе Әхмәдуллин Илсур Ингел улы район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 279 | Өстәде: admin | Дата: 25.08.2023

2023 нче елның 24 нче августында яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Түбән Көек төп гомум белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Кадимова Сөмбел Мулланур кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 316 | Өстәде: admin | Дата: 25.08.2023

2023 нче елның 24 нче августында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Август конференциясе Олы Әтнәнең «Туган ягым» паркында башланып китте. Анда район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы белгече Җәлил Нургали улы Мотыйгуллин, педагогик хезмәткәрләр, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, оешма җитәкчеләре катнаштылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 231 | Өстәде: admin | Дата: 25.08.2023

2023 нче елның 15 нче августында Олы Әтнә, Күңгәр, Бәрәскә урта, Түбән Көек төп гомуми белем мәктәпләре базасында педагогларның август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары узды. Алар 18 нче августка кадәр дәвам итәчәк. Секция утырышлары «Федераль төп гомуми белем бирү программаларына, федераль эш программаларына күчү шартларында предметлар буенча төп бурычлар, сыйфат күрсәткечләре һәм функциональ грамоталылык формалаштыру өчен шартлар тудыру» («Ключевые задачи, качественные показатели по предметам в условиях перехода на ФООП, ФРП и создание условий для формирования функциональной грамотности») темасы астында уза. 
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенә районыбызның рус теле укытучылары җыйналды. Утырыш барышында укыту һәм тәрбиянең актуаль проблемалары турында фикер алыштылар, узган уку елында башкарылган эшләргә анализ ясадылар һәм яңа уку елына бурычлар билгеләделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 544 | Өстәде: admin | Дата: 15.08.2023

2023 нче елның 15 нче августында бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган ветеран укытучы Фазылҗанова Зәйтүнә Фазылҗан кызы туган көнен билгеләп үтә.

«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне гомер бәйрәмегез белән ихлас күңелдән кайнар котлый. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек тели.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2023/2024 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 672 | Өстәде: admin | Дата: 15.08.2023

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы «Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе сайтының (https://tkoek.ucoz.ru) Интернет челтәрен гизә башлавына унике ел булды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 710 | Өстәде: admin | Дата: 05.07.2023

2023 нче елның 26 нчы июнендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды. Мәктәпне дүрт укучы тәмамлады. Аларның шатлыгын уртаклашу өчен тантанага белем һәм тәрбия биргән укытучылары, әниләре килде.

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы чыгарылыш сыйныф укучыларын истәлекле көннәре белән ихлас котлый. Тормыш юлында үз урыннарын табуларын тели. Аларга армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, хәерле юллар!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 550 | Өстәде: admin | Дата: 26.06.2023

2023 нче елның 23 нче маенда «Әтнә таңы» газетасы белән тыгыз элемтәдә булып, төрле бәйгеләрдә актив катнашкан өчен 6 нчы сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы «Әтнә таңы» газетасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 464 | Өстәде: admin | Дата: 25.05.2023

2023 нче елның 23 нче маенда мәктәбебездә «Укытучылар һәм остазлар елы» уңаеннан зур хөрмәткә лаек ветеран укытучылар белән очрашу кичәсе уздырылды. Очрашуда мөгаллимнәр хатирәләре белән уртаклаштылар, киңәшләрен җиткерделәр. Ветеран укытучылар «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен карадылар. Очрашу-бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 494 | Өстәде: admin | Дата: 24.05.2023

2023 нче елның 23 нче маенда яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 366 | Өстәде: admin | Дата: 23.05.2023

2023 нче елның 23 нче маенда яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең математика укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы Әтнә район Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 333 | Өстәде: admin | Дата: 23.05.2023

Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре!

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән тәбрикли.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына шатлык-сөенечләр, зурдан-зур уңышлар, бәхет, дәүләт имтиханнарын бик яхшы билгеләргә биреп, теләгән уку йортларына керүләрен тели.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 494 | Өстәде: admin | Дата: 23.05.2023

2023 нче елның 19 нчы маенда XVII Спартакиада кысасында уздырылган җиңел атлетика буенча ярышларда Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Әхмәдуллина 100 метрга йөгерүдә өченче урынны алды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 223 | Өстәде: admin | Дата: 22.05.2023

« 1 2 3 4 5 6 7 ... 103 104 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[14.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Рус теле буенча район олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды
[01.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[11.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбыз грамота белән бүләкләнде
[20.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика кроссында катнаштылар
[21.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныф укучылары экологлар белән очраштылар
[15.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелде
[28.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[02.06.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда катнашып кубок алды
[18.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Казан арты – Әтнә төбәге» бәйгесендә катнаштылар
[22.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очраштылар
[03.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Әлифба бәйрәме» үтте
[05.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучысы дипломант исеменә лаек булды
[16.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә математика атналыгы дәвам итә