Шимбә, 04.05.2024, 15:19
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9499
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2023 нче елның 16 нчы маенда Әтнә муниципаль районы башкарма комитеты, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, Бөтендөнья татар конгрессының Әтнә район җирле бүлеге, «ТАТМЕДИА» АҖ «Әтнә таңы» газетасы редакциясе, Әтнә районы «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы тарафыннан уздырылган «Казан арты – Әтнә төбәге» районкүләм бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бәйгедә катнашкан мәктәбебез укучылары Рәхмәтуллина 2 нче дәрәҗә (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы), Шакиров М. 3 нче дәрәҗә (җитәкчесе Заһидуллина Розалия Әхәт кызы) лауреат исеменә лаек булдылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 389 | Өстәде: admin | Дата: 18.05.2023

2023 нче елның 28 нче апрелендә Теләче районы Югары Кибәхуҗа мәктәбе базасында Сферум VK Мессенджер платформасы аша үткәрелгән «Мин – журналист» республикакүләм конкурсында мәктәбебез укучысы Рәхмәтуллина 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы.
 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 287 | Өстәде: admin | Дата: 18.05.2023

2023 нче елның 13 нче маенда «Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексы базасында Мәктәп спорт клублары уеннары узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Мөхәмәтгалиев Б. 60 метрга йөгерүдә җиңүче булды, Рәхмәтуллина туп ыргытуда икенче урынны яулады. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 281 | Өстәде: admin | Дата: 15.05.2023

2023 нче елның 10 нчы маенда «Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексында XVII Спартакиада кысасында милли көрәш буенча бәйге узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Мөхәмәтгалиев Б. 1 нче урынны, Гыймранов Н., Йосыфов Д. 2 нче урыннарны, Хәкимов 3 нче урынны яуладылар. Командалар арасында укучыларыбыз 2 нче урында.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 479 | Өстәде: admin | Дата: 11.05.2023

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 5-7 нче сыйныф укучылары Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Күлле Киме авылының мәктәп бинасында урнашкан Сибгат Хәким музеенда булдылар. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 430 | Өстәде: admin | Дата: 10.05.2023

Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан, 2023 нче елның 8 нче маенда Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг булды. Анда тыл ветераннары чакырылды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Җиңү көненә багышлап чыгыш ясадылар. Митинг сугыш елларында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә венок кую белән тәмамланды.
Сугыш елларында һәлак булучыларны искә алу чаралары бүген Югары Көек, Яңа Шимбер һәм Иске Шимбер авылларында да узды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 393 | Өстәде: admin | Дата: 08.05.2023

2023 нче елның 26 нчы апрелендә «Дулкын» йөзү бассейнында «Укытучылар һәм остазлар елы»на багышлап үткәрелгән йөзү ярышында районыбыз мәктәпләре профсоюз членнары арасында Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы 1 нче урын, Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы 3 нче урын яуладылар.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 414 | Өстәде: admin | Дата: 28.04.2023

2023 нче елның 26 нчы апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 1-5 нче сыйныф укучылары арасында бөек шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган шигырь кичәсе үтте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 288 | Өстәде: admin | Дата: 26.04.2023

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Кадыйрова, Рәхмәтуллина, Гарифуллина Арча муниципаль районы «Социалистик Хезмәт Герое Стелла Закиевна Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе» базасында РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге «Бәхет биргән туган җирем» X районара фәнни-гамәли конференциядә катнашты.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 345 | Өстәде: admin | Дата: 24.04.2023

2023 нче елның 14 нче апрелендә «Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексында танылган тренер-көрәшче Сафаров Рәдиф Рәзит улы истәлегенә милли көрәш бәйгесе узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Мөхәмәтгалиев Б. үз авырлыгында 2 нче, Гыймранов Н. 3 нче урыннарны яуладылар, медаль һәм грамота белән бүләкләнделәр.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 429 | Өстәде: admin | Дата: 15.04.2023

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 1-9 нчы сыйныф укучылары белән «Туклану – сәламәтлек нигезе», «Дөрес туклану серләре» темаларына тәрбия сәгатьләре үтте.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 337 | Өстәде: admin | Дата: 10.04.2023

2023 нче елның 31 нче мартында Әтнә районы мәктәпләре арасында XVII Спартакиада кысаларында уздырылган шахмат буенча бәйгедә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Гыймранова өченче урынны яулады, аңа медаль һәм грамота тапшырылды. Мәктәп командасы төп гомуми белем мәктәпләре арасында 1 нче урын алды һәм күчмә кубок белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 445 | Өстәде: admin | Дата: 31.03.2023

2023 нче елның 25 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе базасында «Без бергә» халык иҗаты республика балалар фестиваленең муниципаль этабы узды. Районыбызның сәләтле, талантлы балалары җыйналып, сәнгатьнең төрле юнәлешләрендә көч сынаштылар. Шулай ук «Россия сувенирлары» күргәзмәсе оештырылды, андагы декоратив-гамәли эшләнмәләр дә бәяләнде. Фестивальгә йомгак ясап жюри сәләтле балаларны билгеләп үтте. Бүләкләнүчеләр арасында безнең укучыларыбыз да бар.

«Без бергә» халык иҗаты республика балалар фестиваленең район этабын уздыруда актив катнашкан, барлык килгән катнашучыларны кабул иткән, техник якны камилләштерүгә үзеннән зур өлеш керткән Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективына, мәктәп директоры Сөмбел Мулланур кызы Кадимовага, укытучы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улына Әтнә районы башкарма комитетының «Мәгариф бүлеге» җитәкчесе Рафис Рәфкать улы Фатыхов рәхмәт белдерде. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 506 | Өстәде: admin | Дата: 29.03.2023

« 1 2 ... 4 5 6 7 8 ... 103 104 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[12.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз мини-футбол ярышында кубок алды
[03.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә җәйге ял лагере тантаналы ачылды
[22.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында катнашты
[20.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагерена йөрүчеләр Казанга экскурсиягә бардылар
[15.08.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Ветеран укытучы Зәйтүнә апаны туган көне белән котлыйбыз
[24.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә оештырылды
[25.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды
[08.05.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды
[30.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш буенча бәйгедә II урын алды
[06.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр дәвам итә
[18.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Сәяхәт итү көне» узды
[29.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Шәфкатьлелек ярминкәсе» узды
[28.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар