Статистика
Онлайн барлыгы: 2 Кунаклар: 2 Кулланучылар: 0
|
|
2023 нче елның 15 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Әлифба бәйрәме» узды. Бәйрәмгә 1 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре, әбиләре чакырылды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2023 нче елның 15 нче февралендә китапханәдә татар халкының каһарман улы Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең (Муса Мостафа улы Җәлилов) [15.02.1906 – 25.08.1944] туган көне билгеләп үтелде. Укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, шигырьләрен яттан сөйләделәр. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2023 нче елның 11 нче февралендә Әтнәдә «Татарстан чаңгы юлы – 2023» республика чаңгы узышына багышланган район массакүләм чаңгы ярышлары узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе пешекчесе Габдрахманова Алсу Эдуарт кызы 1 нче урын яулады. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2023 нче елның 10 нчы февралендә 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамиль Шамил улы «Парламент, җәмгыять һәм мин» дигән парламент дәресе үткәрде. Дәрескә авыл җирлеге депутатлары чакырылган иде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2023 нче елның 7 нче февралендә XVII Спартакиада уеннары кысаларында узган шайбалы хоккей ярышында Әтнә районы төп мәктәпләре арасында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы 3 нче урын алды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2023 нче елның 19 нчы гыйнварында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 5-7 нче сыйныф укучылары «Балачак әдипләре» проекты кысаларында язучы, журналист, Татарстанның Журналистлар һәм Язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур (2001), Абдулла Алиш (2007), Шәүкәт Галиев (2022) исемендәге премияләр лауреаты Алмаз Гыймадиев белән онлайн очрашуда катнаштылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2023 нче елның 19 нчы гыйнварында Әтнә янгын сүндерү бүлегеннән Мөхәммәтгалиев Фәргать Тәлгать улы укучылар белән очрашты. Ул укучыларны янгын сүндерүче һөнәрен үзләштерү буенча уку йортлары, андагы шартлар белән таныштырды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында уңышлы чыгыш ясадылар. Укучыларыбыз Халикова Ф. туган (татар) тел буенча призёр (укытучысы Абдуллина Гөлназ Газиз кызы), Шакирова К.Д. рус теленнән призёр (укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы), Рәхмәтуллина математика буенча призёр (укытучысы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы), Гыймранов Н. физкультурадан җиңүче (укытучысы Шәрәфиев Радик Ирек улы), Кадыйрова рус теленнән (республика) призёр (укытучысы Кадимова Сөмбел Мулланур кызы), Шакирова Г. рус теленнән призёр (укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы), рус теленнән (республика) призёр (укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы), Йосыфов Д. җәмгыять белеменнән җиңүче (укытучысы Хәбибуллин Рамиль Шамил улы), рус теленнән призёр (укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы), рус теленнән (республика) җиңүче (укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы) булдылар. Укучыларыбызны һәм аларны әзерләүгә зур өлеш керткән укытучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз!!! |
...
Дәвамын укырга »
|
|
Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары!
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә иминлек һәм бәхет белән тулы көннәр, эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар теләп кала.
Яңа 2023 нче ел барыгызга да бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, яңалыклар алып килсен! Юлларыгыз һәрвакыт уң, уй-хыялларыгыз якты, сәламәтлегегез корычтай нык булсын! Яңа ел кичендә теләгән барлык теләкләрегез кабул булсын!
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
2022 нче елның 20 нче декабрендә XVII Спартакиада кысасында уздырылган бадминтон ярышында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары командасы тугызьеллык мәктәпләр арасында 3 нче урын алды. Укучыбыз Гыймранова кызлар арасында III урынны яулады, аңа медаль һәм грамота тапшырылды. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2022 нче елның 18 нче декабрендә Казан шәһәренең «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында дүрт бәйгенең финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. «Белем җәүһәрләре» Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенең «Мәгариф, фән, белем һәм милли тәрбия өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект» номинациясендә уңышлы катнашкан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты 3 нче урын алды, диплом белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
«Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә «Пиксель һәм нокта» республикакүләм иҗади эшләр конкурсы игълан иткән иде. Өч юнәлештә үткәрелгән әлеге бәйгегә кабул ителгән эшләр арасыннан 6 җиңүче һәм 12 дипломант сайлап алынды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Мөхәмәтгалиев Ф. әлеге бәйгенең дипломанты булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз! |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2022 нче елның 13-14 нче декабрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллин Рамиль Шамил улы «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында катнашты. Ул ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәтте. Укытучыбыз уңышлы чыгыш ясады һәм дипломант булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз! |
...
Дәвамын укырга »
|
« 1 2 ... 6 7 8 9 10 ... 103 104 »
|
Календарь
« Май 2024 » | Д | С | Ч | П | Җ | Ш | Я | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|