Шимбә, 18.05.2024, 15:00
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9524
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


17:29
Әдәби марафонның уңышы - әдәби әйдаманнар хезмәте!

XXVII Әдәби марафон тәмам, әдәби марафонның яңа финалистлары билгеле һәм әдәби әйдаманнарның башкарган хезмәтен бәяләргә вакыт җитте. Аларның хезмәтен түбәндәге мәгълүмат бәяли ала. 1-21 апрель көннәрне үткәрелгән XXVII Әдәби марафон проектында катнашырга теләк белдереп 1840 гариза кабул ителде һәм 1600 дән артык әдәби марафончы проектның финалына кадәр барып җитә алды.
Әдәби марафонда АКШ, Италия, Төркия һәм Швециядән, Россиянең 16 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының 40 районыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән катнашучылар проектның финалистлар исемлегенә кертелделәр. 

XXVII Әдәби марафон барышында 21 көн дәвамында ВКонтакте социаль челтәрендә һәм Миллион татар милли проектында язучыларның һәм шагыйрьләрнең әсәрләреннән татар телендә 35 меңгә якын өзеге дөнья күрде. Китапханәләрдә китап укучылар саны арту буенча әлегә рәсми мәгълүмат юк, әмма интернет-операторлар Интернет челтәрендә татарча китап укучылар саны арта баруын инде билгеләп үттеләр. 

Барлык әлеге статистика, зур саннар һәм китап укучылар географиясе артуы - әдәби әйдаманнарның хезмәте!

XXVII Әдәби марафон башланыр алдыннан аларның саны 58 гә җитте. Алар араларында үз районнарын күтәрүчеләр дә, мәктәп укучылары белән актив эшләүчеләр дә, чит илләрдә яшәүче татарларны әдәби марафон проектына җәлеп итүчеләр дә бар.

Әдәби әйдаманнарның рейтинглары булуын искә төшерәбез:
* 10-25 әдәби марафончы - башлаучы әдәби әйдаман
* 26-50 әдәби марафончы - тәҗрибәле әдәби әйдаман
* 51-75 әдәби марафончы - оста әдәби әйдаман
* 76-100 әдәби марафончы - көмеш әдәби әйдаман
* 101-200 әдәби марафончы - алтын әдәби әйдаман
* 201-500 әдәби марафончы - платина әдәби әйдаман
* 501+ әдәби марафончы - мега әдәби әйдаман

Яңа сезондагы икенче әдәби марафон нәтиҗәләре буенча түбәндәге 43 лидер әдәби әйдаман статусына иреште (яңа сезонның беренче әдәби марафоны белән чагыштырганда 11 кешегә күбрәк):

Алтын әдәби әйдаман (101-200 әдәби марафончы):
Ләйсән Билалова (Саба районы, №21)
Нурия Вәлиәхмәтова (РФ БР Туймазы шәһәре, №27)

Оста әдәби әйдаман (51-75 әдәби марафончы):
Гөлия Замалеева (Әлмәт районы, №6)
Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова (Лениногорск районы, №22)
Роза Маракина (Мөслим районы, №43)
Гүзәлия Гарипова (Сарман районы, №7)
Гөлнара Гатауллина (Казан шәһәре, №46)
Гүзәл Гыймадиева (Биектау районы, №5)

Тәҗрибәле әдәби әйдаман (26-50 әдәби марафончы):
Алсу Спиридонова (Мамадыш районы, №2)
Розалия Кильметова (Арча районы, №11)
Миләүшә Шәйхетдинова (Әгерҗе районы, №23)
Әлфинур Сафиуллина (Балтач районы, №17)
Сәвия Тимершина (Апас районы, №35)
Рушания Закирова (Чистай районы, №34)
Евдокия Толстова (Балык Бистәсе районы, №15)
Нурсанә Хөсәенова (Түбән Кама районы, №28)
Эльмира Рәсүлева (Әгерҗе районы, №41)
Зөлфия Галиева (Балтач районы, №19)
Гүзәл Игламова (Лаеш районы, №8)
Мөслимә Равзутдинова (Балык Бистәсе районы, №44)
Рәзинә Сәйфетдинова (Яшел Үзән районы, №30)
Алсу Низамова (Әлки районы, №47)
Сәрия Нурыева (РФ БР Мәчетле районы, №36)
Роза Ибраһимова (РФ Саратов шәһәре, №33)
Рәзилә Шәйхетдинова (Нурлат районы, №58)

Башлаучы әдәби әйдаман (10-25 әдәби марафончы):
Диләфрүз Имамиева (Теләче районы, №14)
Рәсимә Фатыхова (РФ Санкт-Петербург шәһәре, №32)
Алсу Рәхмәтуллина (Яр Чаллы шәһәре, №50)
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова (Балык Бистәсе районы, №29)
Рузалия Газизова (Теләче районы, №48)
Тәнзилә Нуриева (Балык Бистәсе районы, №37)
Алсу Садыйкова (Яшел Үзән районы, №1)
Алсу Арсланова (Актаныш районы, №45)
Рима Яруллина (Баулы районы, №9)
Әлфия Шакирова (Азнакай районы, №4)
Гөлнара Юнусова (Чүпрәле районы, №10)
Айсылу Нуретдинова (Бөгелмә районы, №55)
Гөлнара Заббарова (Алексеевск районы, №56)
Альбина Айсина (Кама Тамагы районы, №3)
Гөлсинә Хаҗиева (Тукай районы, №54)
Елена Галәветдинова (Питрәч районы, №16)
Илүзә Гобәйдуллина (Әлмәт районы, №20)
Зөбәрҗәт Хәйруллина (Тәтеш районы, №49)

Барлык әдәби әйдаманнарны да Әдәби марафонның оештыру комитеты исеменнән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләсе марафоннарда рейтинглары күтәрелүен теләп калабыз! 

Киләсе марафонда (1-21 июль) калган әдәби марафончылар да үзләрен әдәби әйдаман буларак тәкъдим итә һәм әлеге статусларга ирешә алачаклар. Әлеге әдәби марафон ахырына әйдаман командасында кимендә 10 әдәби марафончы җыелырга тиеш. Әлеге санга ирешә алмаган әдәби әйдаман, 1-21 октябрь аенда үткәреләчәк әдәби марафонда гади әдәби марафончы буларак кына катнаша ала һәм үзенә әдәби әйдаман сайларга тиеш булачак. Елның соңгы - дүртенче әдәби марафоны нәтиҗәләре буенча алты номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк һәм тантанада бүләкләнәчәк. 

Чыганак: https://tat-i.net/tt/node/710

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 74 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/15
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[23.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Джордж Гордон Байронның туган көне билгеләп үтелде
[28.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
«Яз» коллективы 1 нче дәрәҗә дипломант булды
[14.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагерена йөрүчеләр светофорда кунакта булдылар
[21.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Туган тел көне билгеләп үтелде
[19.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без экстремизмга каршы» дигән темага сыйныф сәгате узды
[27.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Ягез әле, егетләр!» бәйгесе узды
[15.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында кубок алды
[07.05.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды
[27.08.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез төп мәктәпләр рейтингында унлыкта
[23.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр
[25.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы үтте
[24.01.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ата-аналар җыелышлары үтте
[29.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Өлкәннәр көне билгеләп үтелде