Шимбә, 05.07.2025, 02:13
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10641
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог

Хөрмәтле әдәбият сөюче дуслар! Татар дөньясында иң популяр проектларның берсе булган XXXII Дөньякүләм «Әдәби марафон» проектына гаризалар кабул итүне башлыйбыз!

Әдәби марафонның җәй аенда үткәрелә торган этабында, узган еллардан аермалы буларак, балалар һәм яшүсмерләр генә түгел, алар белән бергә аларның апа-абыйлары, әти-әниләре, әби-бабайлары да катнаша ала! Кулга татарча китап алып уку һәм тел байлыгын арттыру һәр гаиләдә иң яхшы гадәтләрнең берсе булырга тиеш, дип саныйбыз!  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 26 | Өстәде: admin | Дата: 28.06.2025

2025 елның 21 июнендә иртән Казан шәһәренең Горький паркында IX «#СәламәтИртә» проектының финалистларын бүләкләү тантанасы үтте. Әлеге проект быел тугызынчы мәртәбә үткәрелде. Елдагыча проект 11-31 май көннәрендә үткәрелә, проект кысаларында иртән йокыдан торгач саф һавада паркта, стадионда яисә басу-кырда җиңелчә йөгереп кайтырга һәм үзеңдә шундый сәламәт яшәү рәвешен алып бару гадәтен формалаштыру сорала. Проектта быел да 100 дән артык кеше катнашырга теләк белдерде, аның күпчелеге финалга барып җитте (20-21 көн дәвамында катнашты).  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 35 | Өстәде: admin | Дата: 24.06.2025

Хөрмәтле #СәламәтИртә марафонында катнашучылар, сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар һәм сәламәт яшәргә омтылучылар!

2025 елның 11-31 май көннәрендә үткәрелгән IX #СәламәтИртә марафоны финалистларын игълан итәр һәм аларны Казанга финал тантанасына чакырыр вакыт җитте.

Быел #СәламәтИртә проектында Башкортостан Республикасыннан, Төмән өлкәсеннән, Пермь краеннан һәм Ханты-Мансийск автоном округыннан да катнашучылар булды. Иң актив районнар исемлегендә  Актаныш, Арча, Әлмәт, Кукмара, Мамадыш, Мөслим, Нурлат, Сарман, Яшел Үзән районнары, Казан шәһәре бар.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 47 | Өстәде: admin | Дата: 14.06.2025

Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр!

XXXI #ӘдәбиМарафон тәмам һәм аның нәтиҗәләре белән танышыр вакыт та җитте. 

2025 елның апрель аенда үткәрелгән әдәби марафонда катнашырга теләк белдереп 1879 гариза кабул ителде. 

Проектта катнашучылар 21 көн дәвамында ВКонтакте социаль челтәрендә үзләре укыган әдәби әсәрләрдән/китаплардан #ӘдәбиМарафон хэштегы белән 35 меңнән артык өзек урнаштырдылар.

Проектта Италия белән Төркиядән, Россиянең 21 төбәгеннән, Татарстанның 42 районыннан һәм Казан белән Яр Чаллы шәһәрләреннән катнашты - 1600 дән артык китап укучы XXXI #ӘдәбиМарафон проектының финалисты/җиңүчесе булуга иреште.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 111 | Өстәде: admin | Дата: 02.05.2025

2024 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә агымдагы елның март аенда Интернет челтәрендә «Авылым гүзәллеге» («Великолепие села») проекты үткәрелде. Проектның максаты -  татар авыллары халкы арасында милли мирасны һәм халык иҗатын популярлаштыру. Әлеге марафоннар фестивалендә үзләренең туган җирләренең мәдәни мирасын саклау һәм аларны таныту белән кызыксынган 216 кеше катнашты.

Катнашучылар әзерләгән материалларны Ләбиб Лерон, Рамазан Кәбиров, Нәзирә Гыйззәтуллина, Эльвира Садреева, "Ирек мәйданы", "Сөембикә" һәм "Идел" журналы белгечләре бәяләде. Барлык эшләр арасыннан 168 кеше 6 тематик юнәлештә проектның финалисты һәм җиңүчесе буларак билгеләнде.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 94 | Өстәде: admin | Дата: 02.04.2025

Бу атнада «Күңелем сәйләннәре» III төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды - бәйгенең жюри әгъзалары Казан шәһәре Киров районының «Билингваль катнаш төрдәге 7 нче номерлы балалар бакчасы»нда бәйгегә килгән эшләрне бәяләделәр.

Белгәнегезчә, бәйгенең максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, аларны тәрбияләүче педагогларның һәм балаларның ата-аналарының иҗади мөмкинлекләрен ачуга ярдәм итү, татар теленә, әдәбиятка, шигърияткә кызыксыну уяту.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 95 | Өстәде: admin | Дата: 15.03.2025

2024 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә бүген Интернет челтәрендә «Авылым гүзәллеге» («Великолепие села») проекты башланып китте. Проект татар авыллары халкы арасында милли мирасны һәм халык иҗатын популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Фестивальдә туган җирләренең мәдәни мирасын саклау һәм аларны таныту белән кызыксынган һәркем катнаша ала.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 73 | Өстәде: admin | Дата: 01.03.2025

Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының конференцияләр залында IV Россиякүләм "Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр" конференциясенең пленар утырышы үткәрелде (Фоторепортаж). Конференция Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы, Казан шәһәренең 16 нчы татар-инглиз гимназиясе тарафыннан Халыкара туган тел көне уңаеннан мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр үсеше шартларында заманча җәмгыять, мәдәният һәм телләр проблемаларын тикшерү, чишелеш юлларын табу үткәрелә.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 46 | Өстәде: admin | Дата: 28.02.2025

2024 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы «Авылым гүзәллеге» («Великолепие села») марафоннар фестиваленә гаризалар кабул итүне башлап җибәрә!

Проект татар авыллары халкы арасында милли мирасны һәм халык иҗатын популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Фестивальдә туган җирләренең мәдәни мирасын саклау һәм аларны таныту белән кызыксынган һәркем катнаша ала.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 186 | Өстәде: admin | Дата: 30.01.2025

Хөрмәтле китап укучылар, татар әдәбиятын сөючеләр һәм уңышка ирешергә омтылучылар!

2025 елның беренче көнен күпләр кулларына татар китап-журналларын тотып каршы алдылар. Һәм Татарстан Республикасында гына түгел, ә Россия күләмендә! Кулга татарча китап алып каршы алучылар арасында Төркия, Италия, Үзбәкстаннан да татарлар булды. Һәм бу бик яхшы күренеш!

Шул рәвешле XXX #ӘдәбиМарафон проектында 4 илдән, Россиянең 18 төбәгеннән, Татарстан Республикасының 44 районы һәм шәһәрләреннән әдәбият сөючеләр катнашты.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 101 | Өстәде: admin | Дата: 26.01.2025

1 2 3 ... 24 25 »
Эзләү
Календарь
«  Июль 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[03.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфлар «Тапкырлык» көнендә катнаштылар
[19.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Сабантуй бәйрәме узды
[26.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
[05.07.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Сайтка биш яшь тулды
[16.05.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз йөгерү буенча I урыннарны алдылар
[01.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Әби-бабайларны Өлкәннәр көне белән котлыйбыз
[09.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз республика проектында катнаштылар
[01.09.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[13.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Хәтер көне уңаеннан чаралар узды
[02.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[19.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезгә шахмат җыелмалары тапшырдылар
[29.01.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
«Кар фантазиясе – 2020» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды
[29.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» халык иҗаты республика балалар фестиваленең район этабы үтте