Якшәмбе, 22.06.2025, 01:08
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10612
Статистика

Онлайн барлыгы: 3
Кунаклар: 3
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


21:34
«Авылым гүзәллеге» («Великолепие села») марафоннар фестивале старт ала!

2024 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы «Авылым гүзәллеге» («Великолепие села») марафоннар фестиваленә гаризалар кабул итүне башлап җибәрә!

Проект татар авыллары халкы арасында милли мирасны һәм халык иҗатын популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Фестивальдә туган җирләренең мәдәни мирасын саклау һәм аларны таныту белән кызыксынган һәркем катнаша ала. 

Марафоннар фестиваленең тематик юнәлешләре:

1) Авылым тарихы – История моего села (төбәкнең милли тарихы, гореф-гадәтләр);
2) Авылым шәхесләре – Личности моего села (авылның танылган шәхесләре, сәнгать, мәгариф, фән, спорт һ.б. өлкәләрдә эшлеклеләре һәм авылымның Ватанны саклаучы геройлары);
3) Авылым осталары – Мастера моего села (декоратив-гамәли сәнгать осталары һәм аларның иҗат җимешләре);
4) Авылым риваятьләре – Легенды и мифы моего села (халык авыз иҗаты);
5) Авылдашларым иҗаты – Творчество моих односельчан (музыка кораллары, костюмнар, әсәрләр, җырлар, биюләр);
6) Авылым чишмәләре – Родники моего села (чишмәләрнең тарихи кыйммәте).

Фестиваль 21 көн дәвамында 2025 елның 1 мартыннан 21 мартына кадәр үткәреләчәк.

Фестиваль бәйгесендә катнашу өчен:

1) Марафоннар фестиваленең Нигезләмәсе белән танышып чыгыгыз.
2) ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәдә (https://vk.com/avilimguzallege) беркетелгән анонска комментарийларда катнашуны белдереп "+" тамгасын, үзегезнең исем-фамилиягезне, туган авылыгызның исемен, авыл урнашкан өлкә/районыгызны языгыз.
3) Фестивальгә материалларны әзерләгез һәм 2025 елның 1 мартыннан 21 мартына кадәр марафоннар фестивалендә катнашып үз авылыгызны танытыгыз.

Марафонның һәр юнәлешендә җиңүче истәлекле приз һәм диплом алачак һәм иң яхшы эшләр «Авылым гүзәллеге» («Великолепие села») электрон мәйданчыгында урнаштырылачак.

Кушымта: 
«Авылым гүзәллеге» («Великолепие села») марафоннар фестивале нигезләмәсе
Положение фестиваля марафонов «Авылым гүзәллеге» («Великолепие села»)

Чыганак: https://tat-i.net/tt/node/734

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 185 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/36
Эзләү
Календарь
«  Гыйнвар 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[26.12.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
[09.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үтте
[29.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә комсомолның туган көне билгеләп үтелде
[31.01.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз шахмат ярышында катнаштылар
[03.02.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
1 нче сыйныфта «Гаилә бәхете – балада» исемле чара үткәрелде
[31.05.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә түгәрәк өстәл узды
[09.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр дәвам итә
[03.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Әлифба бәйрәме» үтте
[04.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең туган көне билгеләп үтелде
[26.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныф укучылары күргәзмә оештырдылар
[15.08.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Ветеран укытучы җылы котлаулар һәм рәхмәт сүзләре кабул итте
[24.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үтте
[08.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды