Сишәмбе, 19.03.2024, 06:04
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9400
Статистика

Онлайн барлыгы: 2
Кунаклар: 2
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


Хөрмәтле җәмәгать эшлеклеләре, фәнни-педагогик хезмәткәрләр, аспирантлар, студентлар!

Сезне Россия Федерациясендә Педагоглар һәм остазлар елы, Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәреләчәк чаралар планын гамәлгә ашыру максатыннан һәм 21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырыла торган «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» II Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакырабыз.

Конференциянең максаты – мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр үсеше шартларында заманча җәмгыять, мәдәният һәм телләрнең яшәеше өлкәсендәге проблемаларны ачыклау, тикшерү һәм хәл итү.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Игъланнар, анонслар | Карап чыгулар: 208 | Өстәде: admin | Дата: 01.02.2023

Хөрмәтле дуслар!

Бүген «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы ярдәме белән Казан шәһәре Киров районының «7нче катнаш төрдәге билингваль балалар бакчасы»нда «Күңелем сәйләннәре» төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесе старт алды.

Бәйгедә мәктәпкәчә белем оешмаларында тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләр, педагоглар һәм ата-аналар катнаша ала.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Игъланнар, анонслар | Карап чыгулар: 182 | Өстәде: admin | Дата: 16.01.2023

«Туган тел – халык байлыгы» - «Родной язык – богатство народа» республикакүләм онлайн шигырь укучылар бәйгесе Татарстан Республикасында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан үткәрелә.

Конкурсның оештыру комитеты:

  • Казан шәһәре Киров районының «Билингваль катнаш төрдәге 7нче номерлы балалар бакчасы” мәктәпкәчә муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе (https://edu.tatar.ru/kirov/org6882, https://www.instagram.com/ds7_altin_hiyal);
  • «Татнетны үстерү фонды” коммерцияле булмаган оешмасы (https://tat-i.net, https://www.instagram.com/tatnet.fond).  ... Дәвамын укырга »
Категория: Игъланнар, анонслар | Карап чыгулар: 251 | Өстәде: admin | Дата: 10.08.2021

"Илһамият" дип исемләнгән халыкара бәйге-фестиваль быел 7-8 декабрь көннәрне үткәрелер, дип көтелә. Бәйгегә гаризалар кабул итү инде башланып китте.

Әлеге дәрәҗәле халыкара бәйгене оештыручылар рәтендә Татнетны үстерү фонды да бар. Ә Татнетны үстерү фонды директоры Раил Гатауллин, бәйгенең жюри әгъзасы буларак, конкурсантларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышларын, чыгыш ясый алу сәләтләрен, сәнгатьле сөйләмне бәяләүдә катнашачак.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Игъланнар, анонслар | Карап чыгулар: 251 | Өстәде: admin | Дата: 29.10.2019

Хөрмәтле татнетчылар, татар сайтлары һәм ВКонтакте социаль челтәрендә татар төркемнәре администраторлары!

"Белем җәүһәрләре" дип исемләнгән IX Дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенә гаризалар кабул итү 15 сентябрь көнне тәмамлана! Сайтларыгызның яхшыртыр урыннарын яхшыртып, урнаштырасы материалларны урнаштырып шушы бер-ике көндә бәйгедә катнашу өчен гаризаларыгызны тапшыруыгызны көтеп калабыз.

Бәйгедә быел 10 номинация буенча катнашып була:

"Укытучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укытучы шәхесенә һәм аның эшчәнлегенә багышланган, интернет-проектны ясауда укытучы(лар) үз(ләр)е төп өлеш керткән интернет-проектлар катнаша ала.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Игъланнар, анонслар | Карап чыгулар: 344 | Өстәде: admin | Дата: 15.09.2018

Игътибар!

Бүген, 28 март көнне, Татнетны үстерү фондының банк реквизитлары алышынды. Фондның яңа реквизитлары белән "Адрес һәм реквизитлар" битендә танышырга мөмкин.

Ихтирам белән, Татнетны үстерү фонды идарәсе

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/132

Категория: Игъланнар, анонслар | Карап чыгулар: 351 | Өстәде: admin | Дата: 31.03.2017

Хөрмәтле яшь татар интернетчылары!

Уку елы тәмамланырга төгәл 2 атна вакыт калды. 25 май - традицион Соңгы кыңгырау бәйрәме үткәрелә. Кемнәрдер тагын бер сыйныф өскә күтәреләчәк, ә кемнәрдер олы юлга аяк басачак, ә кайберәүләр югары уку йортын тәмамлап эшкә урнашачаклар. Мәктәпкә, югары уку йортына, укытучыларга рәхмәт әйтеп яңа тормыш сукмагыннан атлап китәчәкләр.

Шушы уңайдан, Татнетны үстерү фонды Белем.ру порталы кысаларында республикабызның 8-11 нче сыйныф укучылары, махсус урта һәм югары уку йортларын тәмамлаучы яшьләр арасында шагыйрьләр бәйгесен үткәрә. Сездән мәктәпкә һәм укытучыларга рәхмәт белдереп үзегез язган татарча шигырьләрне көтеп калабыз. Аларны әлеге игълан астында (порталдагы яңалык белән ВКонтакте челтәрендәге рәсми төркемдәге әлеге яңалык астында) урнаштыра ... Дәвамын укырга »

Категория: Игъланнар, анонслар | Карап чыгулар: 431 | Өстәде: admin | Дата: 12.05.2016

Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр, "Әдәби җәүһәрләр" I Россиякүләм татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесендә уңышлы катнашкан китап укучылар!

"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең I туры тәмамланды һәм бәйгенең икенче этабында - финал турында гран-при өчен көрәшәчәк конкурсантлар билгеле булды. ... Дәвамын укырга »

Категория: Игъланнар, анонслар | Карап чыгулар: 649 | Өстәде: admin | Дата: 11.04.2016

Татар интернеты белән һәрдаим кызыксынып торучы дуслар, Татнет кулланучылары!

Интернет челтәре үзеннән-үзе барлыкка килми, аны без - кешеләр булдырабыз. Интернет челтәрендә калдырылган һәр сүз, һәр язма, мәкалә, фото, аудио яисә видео - шунда ук Интернет ресурсына әйләнә. Кемдер Интернет челтәрендә үз фотоларын урнаштыра, кемдер үз фикерен белдерә, ә кемнәрдер башкалар өчен файдалы интернет-ресурслар чыганагын булдыру өстендә аяусыз хезмәт куя.

"Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесе нәкъ менә шундый файдалы Интернет-ресурсларны барлауны, аларны танытуны, әлеге интернет-проектларны булдырган татар интернетчыларына ярдәм итүне үз алдына максат итеп куя да инде. Интернет челтәрендә татарча файдалы ресурслар никадәр санда күп һәм сыйфатлы булып, никадәр күп халык әлеге ресурслардан файдаланса - ... Дәвамын укырга »

Категория: Игъланнар, анонслар | Карап чыгулар: 551 | Өстәде: admin | Дата: 15.09.2014

2013 нче ел тәмамлану һәм яңа 2014 нче ел башлану уңаеннан 22 гыйнвар көнне Попечительләр советының чираттагы җыелышы узачак. Әлеге утырышта 2013 нче елның II яртысында эшләнгән эшләргә анализ ясалачак, 2014 нче елның беренче яртыеллыгына план кабул ителәчәк. ... Дәвамын укырга »
Категория: Игъланнар, анонслар | Карап чыгулар: 486 | Өстәде: admin | Дата: 21.01.2014

Эзләү
Календарь
«  Март 2024  »
ДСЧПҖШЯ
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[02.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагере ачылды
[25.01.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз хоккей ярышында 4 нче урынны яуладылар
[17.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Габдуллаҗан абый урманында булдылар
[01.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелде
[23.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр
[06.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга ун ел тулды
[11.01.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[16.08.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды
[02.06.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда катнашып кубок алды
[14.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында 2 нче урын яулады
[23.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты тапшырылды
[23.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Джордж Гордон Байронның туган көне билгеләп үтелде
[24.04.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз