Чәршәмбе, 22.03.2023, 03:20
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 8413
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


20:04
II Россиякүләм фәнни-гамәли конференция: «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр»

Хөрмәтле җәмәгать эшлеклеләре, фәнни-педагогик хезмәткәрләр, аспирантлар, студентлар!

Сезне Россия Федерациясендә Педагоглар һәм остазлар елы, Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәреләчәк чаралар планын гамәлгә ашыру максатыннан һәм 21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырыла торган «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» II Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакырабыз.

Конференциянең максаты – мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр үсеше шартларында заманча җәмгыять, мәдәният һәм телләрнең яшәеше өлкәсендәге проблемаларны ачыклау, тикшерү һәм хәл итү. 

Конференция Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Белем Академиясе, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы, Казан шәһәренең 16 нчы татар-инглиз гимназиясе тарафыннан үткәрелә.

Конференциянең эш телләре – рус һәм татар телләре.

Конференция программасы түбәндәге фәнни юнәлешләрне үз эченә ала:

1. Заманча мәгълүмати дөньяда телләрнең үзара тәэсир итешүе
2. Хәзерге җәмгыятьтә телләр һәм мәдәниятләр диалогы
3. Интернет челтәрендә тел һәм сөйләм
4. Мәгълүмати медиакиңлектә массакүләм аралашу
5. Тел һәм әдәбиятны өйрәнүдә һәм укытуда инновацион технологияләр
6. Мәгълүмати һәм лингвистик куркынычсызлык проблемалары
7. Мәгълүмати җәмгыятьтә медиакультура һәм әдәбият
8. Шәхес һәм җәмгыятьнең үзара виртуаль хезмәттәшлегенең психологик аспектлары
9. Заманча тәрҗемә итү мәсьәләләре.

Конференция ике этапта уздырыла:
I этап: 2023 елның 16 гыйнварыннан 6 февраленә кадәр – заявкалар һәм тезислар кабул итү. 
II этап: 17-18 февраль 2023 ел - конференция.
Конференциядә катнашу өчен 2023 елның 6 февраленә кадәр, https://forms.yandex.ru/cloud/63c263b502848f4f0bb495a2/ сылтамасы буенча анкетаны тутырырга, тезисны беркетергә һәм түләү квитанциясен беркетергә  кирәк. Конференциядә онлайн чыгыш ясау мөмкинлеге дә тәэмин ителәчәк.

Хезмәтләр конференция алданнан җыентык буларак басылып чыгачак.

Тулырак мәгълүмат беркетелгән Нигезләмәдә (рус һәм татар телләрендә).

Элемтә өчен: 8(843)215-20-20; e-mail: academy@belem.ru.

Чыганак: http://tat-i.net/tt/language-society-and-information-technology-2023

Категория: Игъланнар, анонслар | Карап чыгулар: 105 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/41
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2023  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728
Тәрбия
Вакыт агышы
Һава торышы


Үткәндә калдылар
[01.10.2014][2014/2015 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Өлкәннәр көне үткәрелде
[07.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә финанс грамоталылыгы көне билгеләп үтелде
[29.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Европа күләмендә иммунизация атналыгы» (ЕНИ) узды
[03.09.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Время доверять» темасы астында тәрбия сәгатьләре узды
[26.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде
[26.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Көзге бал» үтте
[05.08.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе шау чәчәккә күмелде
[31.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ата-аналар җыелышы узды
[14.06.2015][2014/2015 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» мәктәп яны лагере: 12 нче көн
[10.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз тыл ветераны белән очраштылар
[16.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз татар әдәбиятыннан республика призеры булды
[07.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә класстан тыш чара үтте