Пәнҗешәмбе, 04.12.2025, 09:22
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10899
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


15:07
Татнетны үстерү фонды татнетчыларны җыя

Татар интернеты белән һәрдаим кызыксынып торучы дуслар, Татнет кулланучылары!

Интернет челтәре үзеннән-үзе барлыкка килми, аны без - кешеләр булдырабыз. Интернет челтәрендә калдырылган һәр сүз, һәр язма, мәкалә, фото, аудио яисә видео - шунда ук Интернет ресурсына әйләнә. Кемдер Интернет челтәрендә үз фотоларын урнаштыра, кемдер үз фикерен белдерә, ә кемнәрдер башкалар өчен файдалы интернет-ресурслар чыганагын булдыру өстендә аяусыз хезмәт куя.

"Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесе нәкъ менә шундый файдалы Интернет-ресурсларны барлауны, аларны танытуны, әлеге интернет-проектларны булдырган татар интернетчыларына ярдәм итүне үз алдына максат итеп куя да инде. Интернет челтәрендә татарча файдалы ресурслар никадәр санда күп һәм сыйфатлы булып, никадәр күп халык әлеге ресурслардан файдаланса - шулкадәр Татнет ныгый, зурая һәм үсә барыр!

Шушы максатларны истә тотып, Татнетны үстерү фонды һәркем өчен уникаль мөмкинлек булдырды! Татар интернетын яхшы беләм дип санаган, бәйгедә катнашкан интернет-проектлар белән якыннанрак танышып, аларга үз бәясен бирергә теләгән 18 яшьтән өлкән булган һәр Татнетчы, Җир шарының кайсы почмагында яшәвенә карамастан - Татнет эксперты (белгече) була ала!

Моның өчен, Бәяләү таблицасын үз компьютерыгызга күчереп алыгыз, үзегез бәяләчәк юнәлешне сайлагыз (функциональлек һәм технология ягыннан камиллек, эчтәлек һәм интерактивлык, дизайн һәм юзабилити) һәм конкурсантларга баллар куеп чыгыгыз! Таблицаны тутырганнан соң үзегезнең ФИОны һәм регалийларны күрсәтеп, нәтиҗәләрне xat@tat-i.net адресына юллагыз.

Игътибар! Сайтларны бәяләү өчен вакытлар чикле! Татнет экспертларыннан баллар куелган Бәяләү таблицаларын без 15-19 сентябрь көннәрне кабул итәчәкбез. Аннары, Татнет экспертлары тәкъдимнәрен дә искә алып, 20-25 сентябрь көннәрне жюри җиңүчеләрне ачыклаячак. Октябрь аенда Г.Камал театрында V Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесе финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәреләчәк.

Татнет экспертлары куйган баллар белән кулланучылар 21 сентябрь көнне бәйгенең рәсми сайтына кереп таныша алачак. Бәйгенең җиңүчеләре исә бары тик тантана вакытында гына билгеле була!

Татнет эксперты куйган баллар тулысынча диярлек Жюри куйган баллар белән туры килгән очракта (туры килү 90% һәм аннан да югарырак булганда), һәрбер әлеге Татнет эксперты Татнетны яхшыртуда актив өлеш керткән өчен Татнетны үстерү фондының Рәхмәт хаты белән бүләкләнәчәк һәм Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театрында узачак тантанага чакырыла.

Хөрмәтле кулланучылар! Татнетның актив кулланучылары булыйк, татар интернетын бергә яхшыртыйк! Г.Камал театрында узачак тантанада очрашуларга кадәр!

V Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесе турында

"Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенә 2010 елда нигез салына.

Бәйге быел Татнетны үстерү фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм "Белем.ру" оешмасы белән берлектә оештырыла. Бәйге дөньякүләм статуска ия, төрле елларда анда Татарстан Республикасы белән беррәттән АКШ һәм Франциядән, Россиянең башка регионнарыннан катнашучылар булды.

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/61

Категория: Игъланнар, анонслар | Карап чыгулар: 612 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Сентябрь 2014  »
Д С Ч П Җ Ш Я
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[23.09.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Көзге кросс – 2016» үткәрелде
[26.04.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр
[26.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныф укучылары күргәзмә оештырдылар
[08.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагере: 6 нчы көн
[28.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Габдуллаҗан абыйга «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе тапшырылды
[17.08.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды
[20.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз иҗади эшләр бәйгесендә II урын алды
[21.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә изге эшләр атналыгы дәвам итә
[11.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз район бәйгесендә 3 нче урын алды
[13.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Сөмбел Мулланур кызы ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
[06.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга ун ел тулды
[22.11.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез сайты дипломант булды
[09.02.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Көйне таны» уены уздырылды