Сишәмбе, 23.12.2025, 10:11
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10939
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


18:54
Белем.ру порталында - шигырь язучы яшьләр өчен бәйге!

Хөрмәтле яшь татар интернетчылары!

Уку елы тәмамланырга төгәл 2 атна вакыт калды. 25 май - традицион Соңгы кыңгырау бәйрәме үткәрелә. Кемнәрдер тагын бер сыйныф өскә күтәреләчәк, ә кемнәрдер олы юлга аяк басачак, ә кайберәүләр югары уку йортын тәмамлап эшкә урнашачаклар. Мәктәпкә, югары уку йортына, укытучыларга рәхмәт әйтеп яңа тормыш сукмагыннан атлап китәчәкләр.

Шушы уңайдан, Татнетны үстерү фонды Белем.ру порталы кысаларында республикабызның 8-11 нче сыйныф укучылары, махсус урта һәм югары уку йортларын тәмамлаучы яшьләр арасында шагыйрьләр бәйгесен үткәрә. Сездән мәктәпкә һәм укытучыларга рәхмәт белдереп үзегез язган татарча шигырьләрне көтеп калабыз. Аларны әлеге игълан астында (порталдагы яңалык белән ВКонтакте челтәрендәге рәсми төркемдәге әлеге яңалык астында) урнаштыра аласыз.

Иң яхшы шигырьләрне Белем.ру порталы редакциясе үзе сайлап ала. Биш җиңүчегә ВКонтакте челтәрендәге профильләренә 100-әр тавыш бүләк ителәчәк һәм Татнетны үстерү фонды белән Белем.ру порталының дипломнары тапшырылачак. Моңа өстәп иң яхшы шигырьләр бәйгенең төп партнеры - "Идел" журналында бастырылу өчен тәкъдим ителәчәк.

Әлеге бәйгедә катнашып Сез укытучыларыгызга һәм укыган уку йортыгызга олы рәхмәтегезне дә әйтә алачаксыз, яшь шагыйрь булып танылып бездән бүләк тә ала алачаксыз.

Бәйгегә эшләр кабул итүнең соңгы көне - 24 нче май. 25 нче май көнне җиңүчеләрне игълан итәчәкбез һәм электрон бүләкләребезне тапшырачакбыз.

Барыгызга да уңышлар теләп калабыз!

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/117

Категория: Игъланнар, анонслар | Карап чыгулар: 495 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Май 2016  »
Д С Ч П Җ Ш Я
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[21.02.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныф укучылары катнашында «Күңелле стартлар» үткәрелде
[02.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде
[12.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелде
[07.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә үзидарә көне узды
[07.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[04.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде
[24.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныфларда ачык тәрбия чарасы уздырылды
[02.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз Ш. Мәрҗани исемендәге республика укуларында катнашты
[24.05.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
24 нче майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
[03.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде
[08.02.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең иң оста биючеләре ачыкланды
[04.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме уздырылды
[19.01.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре белән очрашу узды