Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
|
2022 нче елның 10 нчы декабрендә 2007 нче елгы һәм яшьрәкләр арасында үткәрелгән волейбол буенча Спорт мәктәбе беренчелегенә ярышта Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең кызлар командасы IV урын алды һәм грамота белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2022 нче елның 10 нчы декабрендә Йошкар-Ола шәһәрендә билбау көрәше буенча Марий Эл Республикасы Кубогына ярышлар узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Йосыфов үз авырлыгында 3 нче урын яулады, медаль һәм диплом белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2022 нче елның 28 нче ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә шаулап-гөрләп Әниләр бәйрәме узды. Мәктәпнең театр түгәрәгенә йөрүчеләр Абдулла Әхмәтнең «Үги кыз» әкиятен сәхнәләштерделәр. Бәйрәм кичәсендә укучыларыбыз үзләренең җыр-моңнарын, дәртле биюләрен әниләренә тапшырдылар. Укучылар тарафыннан әзерләнгән бәйрәм кичәсен әниләр бик җылы кабул иттеләр. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2022 нче елның 28 нче ноябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә шәфкатьлелек ярминкәсе үтте. Укучылар шул рәвешле шәфкатьлелек марафонына үз өлешләрен керттеләр. Һәр сыйныф өйдә пешкән ризыклар белән сату итте. Ярминкә, гадәттәгечә, әниләребездән башка узмады. Балаларына теләктәшлек белдереп ярдәм иткәннәре өчен әниләргә рәхмәт. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
«Укучы әни – укучы ил» республика конкурсының муниципаль этабында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары Кадыйрова һәм Мөхәмәтгалиев «Әни укый» номинациясендә 3 нче урынны яуладылар, район мәгариф бүлегенең грамотасы белән бүләкләнделәр. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2022 нче елның 27 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Уңыш бәйрәме үткәрелде. Укучыларыбыз, командаларга бүленеп, үзләренең уңганлыкларын күрсәттеләр. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
Бүген мәктәбебездә тарих фәннәре кандидаты якташыбыз Тәэминә апа Биктимированың «Шимберем – олы тарих эзләрендә» дип аталган китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Кичәдә Татарстанның атказанган укытучысы, фенолог, төбәгебез белгече Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан абый да катнашты. Тәэминә апаның авылдашы Татарстан Республикасы яшьләр сәясәтенең атказанган хезмәткәре Зарипова Зөлфирә апа да чакырылган иде. Кичә бик матур һәм эчтәлекле булды. Без шундый якташларыбыз булуы белән ихлас күңелдән горурланабыз. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
5 нче октябрь – Халыкара укытучылар көне уңаеннан мәктәбебезгә шушы мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран укытучыларыбыз кунакка чакырылды. Бәйрәмдә укучылар тарафыннан концерт, бәйге оештырылды. Бәйрәм табын артында дәвам итте. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2022 нче елның 5 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучылары үзләренең укытучыларын һәм кунакка чакырылган ветеран укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар һәм алар хөрмәтенә концерт куйдылар. Бәйрәм барышында укытучылар төрле сорауларга җавап бирделәр. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2022 нче елның 5 нче октябрендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә үзидарә көне булды. 9 нчы сыйныф укучылары үзләрен укытучы буларак сынап карадылар. Яшь укытучылар да, аларның укучылары да бик канәгать калдылар. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2022 нче елның 5 нче октябрендә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең инглиз теле укытучысы Хлопушин Рәдис Радик улы район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
|
2022 нче елның 5 нче октябрендә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шакирова Венера Илгизәр кызы Әтнә район Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. |
...
Дәвамын укырга »
|
« 1 2 ... 7 8 9 10 11 ... 103 104 »
|
Календарь
« Май 2024 » | Д | С | Ч | П | Җ | Ш | Я | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|