Статистика
Онлайн барлыгы: 3
Кунаклар: 3
Кулланучылар: 0
Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре!
«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне бәйрәмегез белән тәбрикли.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, күңел көрлеге, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш телибез. Якыннарыгыз һәрчак янәшәдә булсын. Балаларыгыз, оныкларыгыз уңышына шатланып, озак һәм бәхетле яшәгез.
...
Дәвамын укырга »
2022 нче елның 17 нче сентябрендә район спорт мәктәбе базасында, «Татарстан кроссы – 2022» йөгерү көне кысаларында, җиңел атлетика кроссы узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Габдрахманова 3 нче урынны яулады.
3 нче сентябрь – терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек күрсәтү көне уңаеннан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең барлык сыйныфларында тәрбия сәгатьләре үтте.
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, балалар.
«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбрикли.
Сезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек, уңышлар, сабырлык, хыялларыгызның тормышка ашуын, озын гомер теләп кала.
...
Дәвамын укырга »
2022 нче елның 24 нче августында яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Абдуллина Гөлназ Газиз кызы Әтнә район Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
...
Дәвамын укырга »
Районыбызда педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары уза. 2022 нче елның 16 нчы августында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенә районыбызның информатика укытучылары җыйналды. Утырыш барышында укыту һәм тәрбиянең актуаль проблемалары турында фикер алыштылар, узган уку елында башкарылган эшләргә анализ ясадылар һәм яңа уку елына бурычлар билгеләделәр.
...
Дәвамын укырга »
2022 нче елның 15 нче августында бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган ветеран укытучы Фазылҗанова Зәйтүнә Фазылҗан кызы туган көнен билгеләп үтә.
«Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы сезне гомер бәйрәмегез белән ихлас күңелдән кайнар котлый. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек тели.
...
Дәвамын укырга »
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы «Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе сайтының (https://tkoek.ucoz.ru) Интернет челтәрен гизә башлавына унбер ел булды.
...
Дәвамын укырга »
2022 нче елның 30 нчы июнендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды. Мәктәпне сигез укучы тәмамлады . Аларның шатлыгын уртаклашу өчен тантанага белем һәм тәрбия биргән укытучылары, әти-әниләре килде.
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы чыгарылыш сыйныф укучыларын истәлекле көннәре белән ихлас котлый. Тормыш юлында үз урыннарын табуларын тели. Аларга армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, хәерле юллар!
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре!
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективы сезне «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән тәбрикли.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына шатлык-сөенечләр, зурдан-зур уңышлар, бәхет, дәүләт имтиханнарын бик яхшы билгеләргә биреп, теләгән уку йортларына керүләрен тели.
...
Дәвамын укырга »
2022 нче елның 21 нче маенда «Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексында милли көрәш бәйгесе узды. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе укучысы Йосыфов Ф. үз авырлыгында 3 нче урын яулады, медаль һәм диплом белән бүләкләнде.
...
Дәвамын укырга »
2022 нче елның 14 нче маенда XVI Спартакиада кысасында уздырылган мини-футбол ярышында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең егетләр командасы тугызьеллык мәктәпләр арасында 2 нче урын алды.
...
Дәвамын укырга »
« 1 2 ... 8 9 10 11 12 ... 103 104 »
Календарь
« Май 2024 » Д С Ч П Җ Ш Я 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31