Чәршәмбе, 08.05.2024, 09:37
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9500
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


2023 нче елның 25 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе базасында «Без бергә» халык иҗаты республика балалар фестиваленең муниципаль этабы узды. Районыбызның сәләтле, талантлы балалары җыйналып, сәнгатьнең төрле юнәлешләрендә көч сынаштылар. Шулай ук «Россия сувенирлары» күргәзмәсе оештырылды, андагы декоратив-гамәли эшләнмәләр дә бәяләнде. Фестивальгә йомгак ясап жюри сәләтле балаларны билгеләп үтте. Бүләкләнүчеләр арасында безнең укучыларыбыз да бар.

«Без бергә» халык иҗаты республика балалар фестиваленең район этабын уздыруда актив катнашкан, барлык килгән катнашучыларны кабул иткән, техник якны камилләштерүгә үзеннән зур өлеш керткән Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе коллективына, мәктәп директоры Сөмбел Мулланур кызы Кадимовага, укытучы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улына Әтнә районы башкарма комитетының «Мәгариф бүлеге» җитәкчесе Рафис Рәфкать улы Фатыхов рәхмәт белдерде. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 507 | Өстәде: admin | Дата: 29.03.2023

2023 нче елның 25 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе базасында узган «Без бергә» халык иҗаты республика балалар фестиваленең муниципаль этабында 5-6 нчы сыйныф укучыларының «Яз» коллективы «Халык вокаль ансамбле» номинациясендә кече яшьтәгеләр арасында 1 нче дәрәҗә дипломант булды (җитәкчеләре Абдуллина Гөлназ Газиз кызы һәм Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы).   

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 337 | Өстәде: admin | Дата: 28.03.2023

2023 нче елның 25 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе базасында узган «Без бергә» халык иҗаты республика балалар фестиваленең муниципаль этабында башлангыч сыйныф укучыларының «Әкият» коллективы «Театр сәнгате» номинациясендә (өлкән группа) 1 нче дәрәҗә дипломант булды (җитәкчеләре Шакирова Венера Илгизәр кызы, Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 338 | Өстәде: admin | Дата: 28.03.2023

2023 нче елның 25 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе базасында узган «Без бергә» халык иҗаты республика балалар фестиваленең муниципаль этабында укучыбыз Кадыйрова «Нәфис сүз» номинациясендә (өлкән группа) 1 нче дәрәҗә дипломант булды (җитәкчесе Хлопушин Рәдис Радик улы).

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 338 | Өстәде: admin | Дата: 28.03.2023

2023 нче елның 22 нче мартында район мәгариф системасында нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Гыйниятов Илшат Сәлахетдин улы Әтнә муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 323 | Өстәде: admin | Дата: 23.03.2023

2023 нче елның 10 нчы мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең 1–4 нче сыйныф малайлары киез итекләрдән карда эстафета буенча ярышларда 1 нче урын яуладылар, медаль һәм грамота белән бүләкләнделәр. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 370 | Өстәде: admin | Дата: 13.03.2023

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары! Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! 

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең ир укытучылары, һәр сыйныфның егетләре сезне 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикли. Сезгә озын гомер, саулык-сәламәтлек, тыныч бәхетле көннәр, җан тынычлыгы, яшәүгә дәрт, мул тормыш, укуыгызда, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар теләп кала.

Күңелегезнең аяз күген беркайчан да кара болытлар капламасын. Һәр туар таң сезгә бетмәс-төкәнмәс сөенеч-куанычлар гына алып килсен. Кайгы-хәсрәт сезне һәрчак читләтеп үтсен. Сезгә гомер буе өмет, ышаныч юлдаш булсын!

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 384 | Өстәде: admin | Дата: 07.03.2023

2023 нче елның 4 нче мартында Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк» дигән темага лаеклы ялдагы укытучыбыз Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан Сәлихҗан улы белән очрашу булды. Ул укучыларга шәҗәрә төзү серләрен ачты.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 393 | Өстәде: admin | Дата: 05.03.2023

2023 нче елның 25 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Аҗаган – 2023» хәрби-спорт уены үткәрелде. «Starentertainment», «Спецназ» һәм «Орлёнок» командалары көч сынашты. Ярыш «Starentertainment» командасы җиңүе белән тәмамланды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 410 | Өстәде: admin | Дата: 25.02.2023

2023 нче елның 21 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең китапханәсендә «Туган тел – бер генә» дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичәдә укучылар туган телебездә шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук туган тел турында мәкальләр әйтелде. Бәйрәмебез «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 377 | Өстәде: admin | Дата: 21.02.2023

2023 нче елның 18 нче февралендә Олы Мәңгәр төп гомуми белем мәктәбе базасында Әтнә муниципаль районының төп гомуми белем бирү мәктәпләренең XVII Спартакиада зачётына кызлар арасында узган чаңгы ярышында Әхмәдуллина 2 нче урын яулады.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 377 | Өстәде: admin | Дата: 20.02.2023

2023 нче елның 14 нче февралендә мәктәбебез укучысы Гарифуллина (җитәкчесе Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы) Яшел Үзән муниципаль районы Бишнә төп гомуми белем мәктәбендә үткәрелгән педагог һәм остаз елына багышланган «Край родной, навек любимый, где найдёшь ещё такой!» дип аталган фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең X республика конкурсында катнашып «Кече Ватанның танылган кешеләре» секциясендә 2 нче урын яулады. 

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 423 | Өстәде: admin | Дата: 17.02.2023

2023 нче елның 15 нче февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә «Әлифба бәйрәме» узды. Бәйрәмгә 1 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре, әбиләре чакырылды.

... Дәвамын укырга »

Категория: 2022/2023 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 355 | Өстәде: admin | Дата: 15.02.2023

« 1 2 ... 5 6 7 8 9 ... 103 104 »
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[04.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[09.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә финанс грамоталылыгы көне узды
[23.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
[17.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
XII Спартакиада нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде
[12.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[28.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Татарча диктант» акциясе узды
[01.03.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелде
[14.01.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз өстәл теннисы буенча бәйгедә кубок алды
[07.03.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Яз бәйрәме белән!
[12.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз волейбол буенча IV урын алдылар
[19.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Әлифба бәйрәме» уздырылды
[03.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде
[26.05.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен онлайн-режимда соңгы кыңгырау чыңлады