Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
| Шулай итеп лагерьның дүртенче көне үтеп китте. Безне бүген план буенча мавыктыргыч уеннар, күңел ачулар көтә иде. Көнебез иртәнге линейка һәм зарядкадан башланып китте. Иртәнге аштан соң барыбыз да яшелчә бакчасына юнәлдек. Алда безне бик файдалы һәм үзенчәлекле шөгыль көтә иде. Егетләребез Гомәр абый белән бадминтон уйнау серләренә төшенделәр, ә кызларыбыз Гүзәл апай белән төрле төсле ленталардан үзләренә җаны теләгән бижутерияләр әзерләде: чәч резинкасы, заколка, брошь һ.б. Калган вакытта без яратып өлгергән татарча мультфильмнар карадык.
|
...
Дәвамын укырга »
|
|
|
|