| Балаларга тәрбия бирүдә туган якны өйрәнү алыштыргысыз зур урын алып тора. Билгеле булганча, туган илгә мәхәббәт, хакыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, гомумән укучыларда милли үзаң, уңай караш тәрбияләүдә музейлар зур әһәмияткә ия. Чөнки аларда һәркемнең күңеленә якын булган тарихи экспонатлар, халкыбызның рухи һәм матди культурасы, бүгенгесен һәм данлы үткәнен чагылдыручы кыйммәтле материаллар туплана. Әнә шул хәзинәләрне тәрбияви максатта уңышлы файдалану − музейларның мөһим бурычы. Шул уңайдан без дә район үзәгендә урнашкан «Туган якны өйрәнү музеенда» булдык. Үзебезгә бик күп файдалы мәгълүмат тупладык.
| Хәтерләүдән курыкма син! Үткәннәрне онытма син! Бел син ерак бабайларның Ничек итеп көн иткәнен, Ни иккәнен, ни чәчкәнен, Нинди уйлар, нинди моңнар, Безгә калдырып киткәннәрен.
Р. Фәйзуллин
|