Җомга, 26.04.2024, 01:30
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9493
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы




2012 нче елның 26 нчы октябрендә Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбендә республикакүләм фәнни-методик семинар узды. Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең география укытучысы Гиниятов Илшат Сәлахетдин улы «Туган як табигатенә метереологик күзәтүләр» дигән темага чыгыш ясады һәм Экология һәм география институтының (КФУ) Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 674 | Өстәде: admin | Дата: 27.10.2012



VII Спартакиада уеннары кысаларында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Әхмәдуллина Зөһрә Илсур кызы (укытучысы Хафизов Гомәр Зариф улы) үз авырлыгында кул көрәше ярышында I урынга лаек булды һәм Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 691 | Өстәде: admin | Дата: 26.10.2012



«Белем җәүһәрләре» дип исемләнгән Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе җаваплылыгы чикләнгән «Белем.ру» җәмгыяте тарафыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә туган телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү, интернет-технологияләр ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятын саклау һәм үстерү, прогрессив белемле укытучылар, укучылар һәм гаиләләрне барлау максатында быел өченче мәртәбә үткәрелде.

Быелгы бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2012 нче елның 12 нче октябрендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече залында үтте. Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең сайты «Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы» номинациясендә III дәрәҗә грамота белән бүләкләнде.


... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 868 | Өстәде: admin | Дата: 13.10.2012



Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Кадимова Сөмбел Мулланур кызы район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 849 | Өстәде: admin | Дата: 11.10.2012



Бөек рус шагыйрәсе Марина Цветаеваның 125 еллыгы уңаеннан, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә 8 нче октябрь көнне кичә булып үтте. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы оештырган бу кичәдә шагыйрәнең шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган романслар яңгырады. 


... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 713 | Өстәде: admin | Дата: 09.10.2012



«Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе татар телендә ясалган, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге интернет-ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан, җаваплылыгы чикләнгән «Белем.ру» җәмгыяте инициативасы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырыла. «Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе быел өченче тапкыр уздырыла.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 654 | Өстәде: admin | Дата: 06.10.2012



2012 нче елның 6 нчы октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары үзләренең укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар һәм алар хөрмәтенә концерт куйдылар.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 598 | Өстәде: admin | Дата: 06.10.2012



2012 нче елның 5 нче октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы тарафыннан Чәчәк бәйрәме уздырылды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 778 | Өстәде: admin | Дата: 05.10.2012



Хөрмәтле өлкәннәребез! Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлый. Сезгә саулык, сәламәтлек, гаилә тынычлыгы тели.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 745 | Өстәде: admin | Дата: 02.10.2012



2012 нче елның 22 нче сентябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе вәкилләре Казанда, «Парк Хаус»та мәктәп укучылары җитештергән продукцияне сату ярминкәсендә булып кайттылар. Мәктәп коллективы Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек (җитәкчесе Әхмәтов Марат Готыф улы), мәгариф һәм фән (җитәкчесе Гыйльметдинов Альберт Харис улы), хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау (җитәкчесе Шәфигуллин Айрат Радин улы) министрлыкларының уртак рәхмәт хатына лаек булды.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 510 | Өстәде: admin | Дата: 27.09.2012



2012 нче елның 19 нчы сентябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә бәрәңге алу өмәсе оештырылды. Тырыш хезмәтебез бушка китмәгән, уңыш - искиткеч.

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 652 | Өстәде: admin | Дата: 19.09.2012



Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, балалар.

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы сезне Белем бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек, уңышлар, озын гомер теләп кала.


... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1093 | Өстәде: admin | Дата: 01.09.2012



2012 нче елда «Иң яхшы укытучыбыз» («Наш лучший учитель») грантына ия булучылар билгеле булды. Алар арасында Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәбирова Гөлсем Сәлихҗан кызы да бар. Сезне чын күңелебездән котлыйбыз!

... Дәвамын укырга »
Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 596 | Өстәде: admin | Дата: 29.08.2012

« 1 2 ... 6 7 8 9 »
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[27.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Әниләр көне узды
[20.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз иҗади эшләр бәйгесендә II урын алды
[21.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныф укучылары экологлар белән очраштылар
[16.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Көзге кросс – 2019» үткәрелде
[15.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында кубок алды
[24.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[20.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгына сәяхәт
[24.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә профсоюз атналыгы дәвам итә
[12.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә башлангыч сыйныф укытучылары өчен семинар узды
[07.03.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Яз бәйрәме белән!
[01.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[13.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үтте
[02.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз чаңгы ярышында катнаштылар