Сишәмбе, 01.07.2025, 00:01
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10631
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


21:35
«Йолдызчык» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда Сабантуй бәйрәме


Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Татар халкының гореф-гадәтләренә тугъры калып, без дә үзебезнең мәктәп лагерында бу бәйрәмне оештыруны күркәм бер традициягә әйләндереп барабыз. Татар халкы бу бәйрәмне болыннар, урман аланнары, яшел чирәмле матур җирләрдә үткәрә. Бәйрәм буласы мәйданны матур итеп бизибез. Ярышның һәр төре өчен урынны алдан ук әзерлибез. Бәйрәмдә төрле ярышлар оештырыла. Без дә чын Сабантуйдан калышмадык, барлык уен төрләрен оештырырга тырыштык: чүлмәк вату, катыктан акча эзләү, авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерү, кашык белән су ташу, капчык киеп йөгерү, аркан тарту, кул көрәштерү һәм башкалар. Кыскасы, бәйрәмебез бик күңелле рухта узды. Килгән кунакларыбыз бәйрәмнән канәгать булып киткәннәрдер дип ышанып калабыз.

Күңелле сабан туйлары
Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.
Матур җырлар җырлый-җырлый
Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

Без җырлыйбыз сабан туйда
Иң матур җырлар сайлап.
Безнең җырга зәңгәр күктән
Кошлар кушыла сайрап.



































Категория: 2012/2013 нче уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 1070 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/30
Эзләү
Календарь
«  Июнь 2013  »
Д С Ч П Җ Ш Я
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[14.01.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[07.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагере: 5 нче көн
[24.07.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек урта мәктәбе төп гомуми белем мәктәбе итеп калдырыла
[21.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[03.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Әлифба бәйрәме» үтте
[05.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә үзидарә көне узды
[23.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз «Парклар маршы – 2019» конкурсында призер булды
[07.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[15.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
«Россия Ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабы узды
[12.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелде
[06.12.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга җиде ел тулды
[26.02.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Ягез әле, егетләр!» бәйгесе үтте
[19.01.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре белән очрашу узды