 |
2016 нчы елның 1 нче августыннан Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль районында урнашкан «Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең статусы һәм исеме үзгәртелә. Ул төп гомуми белем мәктәбе итеп калдырыла.
|


Түбән Көек авылында урнашкан мәктәп тарихындагы төп этаплар
1908 нче ел – ирләр һәм хатын-кызлар мәдрәсәсе.
1917–1933 нче елларда башлангыч белем бирү мәктәбе.
1933 нче елдан тулы булмаган урта мәктәп (ТБУМ).
1934/1935 нче уку елыннан 7 еллык беренче чыгарылыш.
1956 нчы елны мәктәп бинасы бер урыннан икенче урынга күчереп салына.
1962/1963 нче уку елыннан сигезьеллык мәктәп.
1963 нче ел – мәктәп директоры итеп Әхмәдуллин Ингел Мәхмүт улы билгеләнә.
1971 нче елны башлангычлар өчен бина төзелә.
1991/1992 нче уку елыннан урта мәктәп.
1994 нче ел – мәктәп директоры итеп Җәләлиев Мәсгут Мәхмүт улы билгеләнә.
1994/1995 нче уку елыннан Әйшияз авылы укучылары кабат Түбән Көек урта мәктәбендә укый башлыйлар.
Июль, 2000 нче ел – мәктәп директоры итеп Галиәхмәтов Дамир Мулланур улы билгеләнә.
1 нче март, 2004 нче ел – спортзал, остаханә һәм ашханә урнашкан ике бина янып бетә.
2008/2009 нчы уку елыннан Югары Көек авылы укучылары Түбән Көек урта мәктәбендә укый башлыйлар.
Декабрь, 2008 нче ел – мәктәп директоры итеп Кадимова Сөмбел Мулланур кызы билгеләнә.
6 нчы декабрь, 2008 нче ел – Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев катнашында Түбән Көек авылында мәктәпне үз эченә алган социаль үзәк ачыла.
2011 нче ел – куст мәктәпләр булып торган Әйшияз һәм Югары Көек башлангыч мәктәпләре ябыла.
2011/2012 нче уку елыннан Әйшияз һәм Югары Көек авылларының башлангыч сыйныф укучылары Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә укый башлыйлар.
1 нче август, 2016 нчы ел – Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе төп гомуми белем мәктәбенә үзгәртелә. |