Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
Төп бит » 2014 » Декабрь » 12 » Мәктәбебездә «Россиядә код сәгате» темасы буенча информатика дәресе узды
21:00 Мәктәбебездә «Россиядә код сәгате» темасы буенча информатика дәресе узды |
|
Декабрьнең 4 сеннән 12 сенә кадәр «Бөтендөнья код сәгате» халыкара акциясе кысаларында «Россиядә код сәгате» акциясе уздырыла. Акциянең төп максаты яшьләрдә информацион технологияләр, шулай ук информатика фәне һәм программалаштыруга карата кызыксыну уяту, IT-белгечләренең дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Акция Россиянең Мәгариф һәм Элемтә министрлыклары белән берлектә, IT-компанияләр катнашында, 4 нче декабрьгә билгеләнгән информатика көненә багышлап үткәрелә.
Безнең мәктәбебездә дә 11 нче сыйныф укучыларына «Час кода в России» дип исемләнгән информатика дәресе уздырылды. Дәреснең максаты укучыларда информацион технологияләргә карата кызыксыну уяту. |
Дәресне информатика укытучысы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы үткәрде. Укучылар киләчәктә дөньяда булачак һөнәрләр турында белделәр. Һәр ел уза торган «Яшь программист» Республика конкурсында актив катнашучы 11 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия үз фикерләре белән уртаклашты, Казан шәһәрендәге ИТ-парк (it-park) турында иптәшләренә мәгълүмат җиткерде. Укытучы үз мәктәбебездә укып чыккан, бүгенгесе көндә программист булып эшләүче укучыбыз Шакиров Ирек Илһам улы турында сөйләп узды. Соңыннан укучылар программа төзеп карадылар һәм һәрберсе дә бу эш буенча сертификат алдылар. Дәрес укучыларга бик файдалы булды һәм зур кызыксыну уятты.
|
Категория: 2014/2015 нче уку елы яңалыклары |
Карап чыгулар: 803 |
Өстәде: admin
| Рейтинг: 5.0/36 |
|
|