1967 нче елның 9 нчы декабрендә Казан циркының яңа бинасын ачу тантанасы була. Борынгы Кремль калкулыгында урнашкан бөтен халыкны үзенә җәлеп итеп торган «оча торган тәлинкә» хәзерге заман шәһәр йөзенең тартып алгысыз, үзенчәлекле төп билгесе булып тора. Бүген сәнгать укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы җитәкчелеге белән оештырылган укучыларыбызның чыгышлары, цирк номерлары белән тамашачыларны әсир иттеләр. Чыгыш ясаган балалар үзләрен бер мизгелдә генә булса да аренадагы артистлар кебек тоттылар.