Сишәмбе, 18.08.2026, 11:16
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 11000
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы


19:00
Мәктәбебездә «Илен сөйгән ир булган» исеме астында очрашу узды

Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Ил-көннәр тыныч булганда, егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе – ныклыкка сыналу ул. Ата-бабаларыбыз үрнәгендә, Ватан сагына басып илебез мөстәкыйльлеген яулаган еллардан алып бүгенге көнгә кадәр егетләребез армиядә хезмәт итеп кайталар. Аларның берсе дә солдат исеменә тап төшермәде, Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтиләр.


2016 нчы елның 20 нче февралендә Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбенә очрашуга әле күптән түгел генә армия сафларында булып кайткан егетләребез Иске Шимбер авылыннан Шиһабиев Алмаз, Әйшияз авылыннан Газизов Ленар, 4 ел элек хезмәт итеп кайткан шул ук авылдан Хисмәтов Ильяр килде.

Алар безне армия тормышы белән таныштырып үттеләр. Балаларның берсе артыннан берсе биргән сорауларына үзләре дә кызыксынып китеп, җөмләләрен бик матур итеп, тулы җаваплар белән сөйләделәр. Укуның ни дәрәҗәдә кирәклеге, солдатка хас булган сыйфатлар, хәрби хезмәткә чакыру кәгазе алгач кичерелгән хисләр, солдатларның тормышы, дезертирларның тормышы, сагынулары, итагатълелек, намуслылык турында аңлаттылар. Очрашу концерт номерлары белән үрелеп 2 сәгать вакытның үткәнен дә сизми калганбыз. Ир-егетләребез өчен кара-каршы утырып сөйләшүнең файдасы тими калмагандыр, дип куаныштык.

Аналарны хөрмәт иткән уллар
Хыянәт итмәс туган иленә.
Илгә тугрылыклы хезмәт итеп,
Чыныгып кайтыр туган җиренә.

Очрашуны технология укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы, ул җитәкләгән 10-11 нче сыйныф укучылары үткәрделәр.

Категория: 2015/2016 нчы уку елы яңалыклары | Карап чыгулар: 991 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/40
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2016  »
Д С Ч П Җ Ш Я
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
29
Тәрбия
Вакыт агышы
Татнет сулышы
Материалов за текущий период нет.
Үткәндә калдылар
[20.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика кроссында катнаштылар
[30.11.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучылар әниләрен бәйрәмнәре белән котлады
[24.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Технология буенча район олимпиадасында укучыбыз призер булды
[13.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе яңа автобуслы булды
[20.10.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә информатикадан район семинары үтте
[05.07.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка алты яшь тулды
[18.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укучылар катнашында төрле чаралар үткәрелде
[15.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә математика атналыгы башланды
[29.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә комсомолның туган көне билгеләп үтелде
[01.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Шәфкатьлелек ярминкәсе» узды
[05.07.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка унөч яшь тулды
[29.09.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәп китапханәсендә күргәзмә булдырылды
[15.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында кубок алды